Җырчы Азат Фазлыев хатыны Алсу Фазлыева белән бергә төшкән фотоны социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырып, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында фикерләре белән уртаклашкан. «Ир-ат мөнәсәбәтләрнең башында үзенең нинди булганын онытырга тиеш түгел. Аны сөйгәне нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен сайлады да бит инде. Яратуы, игътибары өчен... Хатын-кызга да нинди булганын онытырга ярамый. Шат күңелле булуы, янып торган күзләре, матур киенүе белән җәлеп иткән иде бит ул ир-атны... Яши-яши, без үзгәрәбез, мөнәсәбәтләр дә үзгәрә... Бер-беребезгә карата игътибар азая, сөйгәнебезгә карап сокланмыйбыз, назлы сүзләр әйтмибез, элеккеге кебек узган-киткән саен кагылып үтмибез... Бергә фото-видеоларга төшегез. Бәхетле мизгелләрне истә калдырырга тырышыгыз. Әле бер-берегезгә карата мәхәббәт бөреләнә генә башлаган чорда нинди булуыгызны искә алыгыз. Һәм якын кешеләргә көнгә бер генә булса да: «Мин сине бик нык яратам», – дип әйтегез», – дип киңәшләрен язган 3 бала әтисе шәхси аккаунтында. «Маладис, Азат»,
Азат Фазлыев гаилә мөнәсәбәтләре турында: «Яши-яши үзгәрәбез... Назлы сүзләр дә әйтмибез»
23 декабря 202223 дек 2022
41
1 мин