Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров быел октябрьдә 75 яшьлеген бәйрәм итте. Ул «БСТ» каналында «Повод гордиться» тапшыруында катнашкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. «Башинформ» артистның цитаталарын барлаган. Фидан Гафаров «Бәхет хакы» спектаклендә Зариф роле үзенә якын булуын әйтә. «Минем героем тормышының чын тормышым белән уртак яклары күп», – ди ул. Туган ягы турында да искә төшерә. «Мин Дүртөйле районының Яңа Уртай авылында тудым. Дүртөйле һәм Илеш районнарында борынгыдан башкортлар яши. Башкорт икәнсең, милләтең белән горурлан», – ди ул. Фидан Гафаров хатыны Фәридәне дә искә ала. Алар 2022 елның февралендә никахларының 55 еллыгын бәйрәм иткән, аннары Фәридә ханым вафат булды. «Без сәнгать училищесының тулай торагында таныштык. Кич белән ашарга пешерер өчен таба эзләп аскы этажга төштем, анда студент кызлар яши иде. Шунда үземнең сөйгәнемне очраттым һәм бер күрүдә гашыйк булдым. Дүрт ел йөргәч, икебезне дә Башкорт драмтеатрына эшкә җибәрделә
«Таба эзләп йөргәндә таптым». Фидан Гафаров хатынына бер күрүдә гашыйк булганын әйтте
22 декабря 202222 дек 2022
8
1 мин