Җырчы Миләүшә Сафина социаль челтәргә уллары белән төшкән фотосын куйган һәм ана булу турында язган. «Соңгы вакытта мин бу турыда бик күп уйлыйм. Мин һәрвакыт үземне яхшы, яратучы, кайгыртучы, сабыр ана дип уйлый идем. Бу шулай да! Кайчандыр минем иң көчле укытучым – Мәрьям мине хис-кичерешләремне йөгәнләргә, сабырлыкка, алмашка берни сорамыйча бирергә өйрәтте. Ә малайлар – алар бөтенләй икенче тарих. Данияр туу белән мин эйфориядә идем, әкияткә эләккән кебек булдым. Минем өчен Мәрьямгә игътибар азрак бирүе генә авыр иде. Ул көнгә кадәр кызым белән бөтенләй аерылган юк иде, бер тәүлеккә дә! Мин аның белән кочаклашып ята, тыныч кына ашата, аның белән гел янәшә була алмавыма кайгырдым. Ә калганы идеаль иде. Данияр үрмәләде, ә аннары тәпи китте. Мин боларны могҗиза итеп кабул иттем. Бу – мин гел хыялланган әйбер иде! Аннары Диас туды. Мин һәрвакыт ике баланы рәттән табарга планлаштыра идем, дус кызларыма да «беренчесе туу белән икенчесе артыннан барам» дип әйтә идем. Даниярның кечерәйгән