Новосибирск шәһәрендә янгында 1 яшьлек кыз һәм 2 яшьлек малай янып үлгән. Абыйлы-сеңелле ике баланы әти-әнисе бала караучыга калдырып киткән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 24 яшьлек Евгения ике баласы белән Тогучино шәһәреннән Новосибирскига күченеп килә. Алар фатир арендалап яши. Янгын вакытында Евгения эштә була. Аның дус кызы бала караучы вазифаларын башкара. Ләкин янгын чыкканда сабыйлар өйдә ялгыз була. Бала караучы хатын матурлык салонына чыгып киткәч, бер бүлмәдә диван тирәсендә ут чыга. Евгениянең олы кызы Тогучино шәһәрендә калган, аны биологик атасы тәрбияли. Ә нәни кызы һәм улы хатынның үзе белән була. «Ул олы кызына ана булу хокукыннан мәхрүм ителмәгән. Бер төрле хисапта да тормый. Якынча белешмә буенча, катлаулы хәлдә дә калмаган», – дигән бала хокуклары буенча вәкил Надежда Болтенко. Тогучинода күп балалы ана төнге клубта официант булып эшли. Новосибирскида нишләгәне билгесез, төрле районнарда фатирлар арендалый. Первомайский районына күченгәнче гаил
Бала караучы кыз керфек ясатырга чыгып киткәч, фатирда ике сабый янып үлгән
22 декабря 202222 дек 2022
1
1 мин