Рәниф Шәрипов Хәния Фәрхи, Эльмира Сөләйманова, Рамил Курамшин һәм Вәсилә Фәттаховага багышлап шигырь язган Шагыйрь Рәниф Шәрипов «ВКонтакте» аккаунтында яңа шигырен урнаштырган. Узган атнада вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманова, баянчы Рамил Курамшин, шулай ук соңгы елларда вафат булган җырчылар Вәсилә Фәттахова һәм Хәния Фәрхи фотоларын берләштереп баннер да ясаган. Тагын кемгә, кадер-хөрмәт күрми, Юл читенә авып каласы? Ава алар. Гүя барысы да – Бу дөньяның ятим баласы. Беркемгә дә беркем кирәк түгел... Каян килсен безгә Пәйгамбәр? Кемдер пычрак изеп ил кичкәндә, Кемгә кызыл келәм җәйгәннәр? Ятим түгел алар – барысы да Татар дигән халык баласы. Ләкин татар үз баласын күрми... Авасы да әле авасы... Татар җырлый әле, еласа да, Без яшибез әле... Әлегә... Иң затлысы, иң моңлысы китә, Безне ятим итеп мәңгегә. Декабрь, 2022 Әлеге шигырь «Вконтакте» кулланучыларга да ошаган, комментарийлар да байтак. «Уф, аларның матурлыклары, күзләр генә тигәндер инде. Урыннарыгыз оҗмахның түрләрендә бу
Рәниф Шәрипов Хәния Фәрхи, Эльмира Сөләйманова, Рамил Курамшин, Вәсилә Фәттахова турында
21 декабря 202221 дек 2022
1 мин