Ришат Фазлыйәхмәтовның «Үкенмә» дип аталган җыры чыкты. Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән. Җырның авторлары турында Ришат берни дә язмаган, ә менә эчтәлеге турында иркенләп фәлсәфә корган. «Үкенмә! Бу җырга аерым аңлатмалар биреп тору, бәлки, кирәк тә түгелдер, барыбер языйм әле. Минем әнинең яратып әйтә торган сүзләре бар иде: «Улым, кеше каядыр ялгыша икән, артыннан сөйләп йөрмә, йөзенә карап әйт, төзәт, беркайчан да тәнкыйтьләмә. Үткәнеңә үкенеп яшәмә, дүрт аяклы ат та абына, иң мөһиме, киләчәгеңне нурга күм», – дия иде. Әнинең сүзе – канун, шулай итәм дә. Һәрбер изгенең үткәне, һәрбер гөнаһлының киләчәге бар. Тормыш үзе тигезли ул барын да. Минем юлымда да төрле кешеләр очрады, «дус» булып йөргәннәр дә, чын дуслыкның ни икәнен төшендерүчеләр дә, югалтулар да, табулар да... Әй, санап китсәң... Аннан соң, үзем дә «ак карга» түгел, гөнаһларымны бик яхшы беләм, шулай ялгыша-ялгыша яшәргә өйрәнәсең икән, шунсыз булмый. Барыбыз да бер чама инде, «плюс, минус»...
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Үзем дә «ак карга» түгел, гөнаһларымны яхшы беләм...»
20 декабря 202220 дек 2022
3
1 мин