Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова, «Татар җыры» фестивале узганнан соң, әнисе белән авылга әбисенең хәлен белергә кайткан. Әбисе кунакларын каршы алган да, «Татар җыры»н шәрехләргә тотынган. «Чәчең бер дә ошамады, 3 тиенлек очлары, ямьсез. Берәр төрле бөдрәләтеп куярга була иде. Яратмадым. Аннары икенче күлмәгеңнең итәк яклары шундый матур, гүдәне матур тота, ә бөркәнчеге муенны кыскан да куйган. Битләрең кечерәеп калды. Ул күлмәк таза кешеләр өчен. Матур түгел», – дигән Гөлназның әбисе.
Гөлназ Сәфәрованың «Татар җыры»на кигән күлмәген һәм прическасын әбисе ошатмаган
20 декабря 202220 дек 2022
1
~1 мин