Борынгы скифлар һәм сакларда Яңа ел бәйрәме
Яңа ел – бүгенге көндә иң яратып үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең күпмилләтле, күпдинле халкы Яңа елга алдан әзерләнеп, аны матур итеп үткәрергә тырыша, Иске елны озатып, киләсе Яңа елга зур өметләр белән аяк баса, алдагы ел үткәненә караганда, һичшиксез, уңышлырак, бәхетлерәк булыр дип ышана.
Яңа елны 1 гыйнварда каршы алу Европа традицияләре, милади календаре белән бәйле. Шулай булгач, мөселманнарга Яңа елны каршы алу тиешлеме соң?
Кемнәрдер, чынлап та, бүген бу бәйрәмне үткәрми, Яңа ел чыршысын да бизәми. Һәркемнең үз ихтыяры, үз теләге. Тик кайбер галимнәр Яңа елны үткәрүнең төрки халыклар белән бәйле тарихы бар, аны борынгы скифлар һәм саклар, төрки халыклар да бәйрәм иткән булулары мөмкин дип фаразлыйлар. Казах этнографы Акселеу Сейдимбик, мәсәлән, Кыш бабайның туны төрки халыкларның чапаныннан берни белән дә аерылмый дип саный. Аның фикеренчә, төрле җанварлар булып киенү шулай ук күчмә халыклардан калган; ә чыршы бизәү традициясе «ақтық байлау» (изге агачка чүпрәк бәйләү) гадәтеннән килеп чыккан. Борынгы төрки дастаннардагы “Кыдыр ата” да, галимнең уйлавынча, Кыш бабайның прообразы булырга мөмкин. Шуңа күрә, ди ул, Яңа ел төрки халыкларга да ят түгел, яңа (календарь) елны, ислам традицияләренә каршы куймый гына, матур итеп каршы алырга мөмкин.
Кем соң ул Кыдыр ата?
Бу изге исемнең башка төрки халыкларда да еш очравын, Хызыр ата, Кодырата, Кодырата бабай, Хозыр Ильяс буларак билгеле булуын искәртеп китик. Татар фольклорында ул ап-ак киемнән киенгән, юлчыларга юл күрсәтүче изге зат. Юлга чыгучыга: “Хозыр Ильяс юлдаш булсын!” дию шуннан калган. Башка төрки халыкларның ышануларында аның кешеләрне авырулардан, бәла-казалардан саклавы, гаиләләргә муллык китерүе турында әйтелә. Ул үзен күрү бәхетенә ирешкән һәрбер кешегә иминлек һәм шатлык-куанычлар бүләк итә. Хозыр, һичшиксез, изге зат, ләкин кайвакытта тиешсез гамәлләр кылганнарга җәза да бирергә мөмкин. Кулындагы тылсымлы таягы явыз көчләрне куар өчен ди. Кыш бабайны хәтерләтә бит!?
Кышкы Яңа ел, язгы Яңа ел
Төрки халыклар борын заманнардан ук Яңа елны 21-23 мартта – көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Ираннан килеп кергән бу гадәтне төрки халыклар да үз иткән. Ул бүген дә “Нәүрүз бәйрәме” буларак, Азәрбайҗанда, Үзбәкстанда, Казахстанда, Төрекмәнстанда һ.б. да зурлап уздырыла. Кышкы кояш торгынлыгы көннәрендә, хәзерге Яңа ел алдыннан Идел буенда яшәгән кайбер халыклар – татарлар, башкортлар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар Нардуган бәйрәмен үткәргәннәр.
Яңа елга иске теләк
(Ф. Яруллин)
Әй Яңа ел, Яңа ел,
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле,
Гөнаһларың юк әле.
Ай үсәсен көн үсеп,
Туктамыйча гел үсеп,
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.
Тик берүк явыз булма,
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…
Өйсезләрне өйле ит,
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.
Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул!
Давамы бар.