(Әхмәд байның тууына 185 ел тулуга)
Хәйриячелек – кешелек җәмгыятенең рухи халәтен чагылдырган иң төп күрсәткечләрнең берсе
Татар мәгариф системасы үсешендә башка милләтләр мәгарифеннән аерылып торган бер үзенчәлек бар – бу аның күпгасырлык бай тарихы булу һәм дәүләт хисабына түгел, ә халык һәм аерым шәхесләр, хәйриячеләр акчасына яшәве. Шуңа да мәгарифнең үсешендә, бигрәк тә ХIХ-ХХ гасырлар чигендә, татар байларының, эшмәкәрләренең керткән өлеше биниһая зур. Бу чорда ачылган мәктәп-мәдрәсәләрнең яшәешен алардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Хәйриячелек – кешелек җәмгыятенең рухи халәтен чагылдырган иң төп күрсәткечләрнең берсе. Аның нигезен мохтаҗларга, ятимнәргә, сырхауларга ярдәм итү тәшкил итә. Ислам дине хәйриячелекне хуплап кына калмаган, аны үзенең зур таләбе дәрәҗәсенә күтәргән. Шуңа да хәйриячелек татар җәмгыятендә киң таралган, беренчел максатларыннан тыш, мәгариф өлкәсен дә колачлаган, ХIХ гасырның ахырларына таба җәелгән мәгърифәтчелек, җәдитчелек хәрәкәте, мәгариф реформаларын матди ягын тәэмин иткән. Шул рәвешле татар байлары милләтнең үсешенә, алгарышына ярдәм итәргә тырышканнар – яңа җәдит мәктәпләре өчен биналар төзегәннәр, мөгаллимнәр әзерләү эшен җайга салганнар, татар телендә газета-журналлар ачканнар.
Биш сумнан башланып киткән эш
ХIХ гасырның урталарында эшчәнлекләрен җәелдереп, гасырлар чигендә татарның иң күренекле, гаярь эшмәкәрләре һәм хәйриячеләре булып җитешкән затларыбыз арасында бертуган Хөсәеновлар да бар. Туганнарның иң өлкәне, шул чорның иң бай татар сәүдәгәре буларак тарихка кереп калган Әхмәд бай Хөсәеновның тууына быел 185 ел тула.
Әхмәд Гали улы Хөсәенов 1837 елда Каргалы (Сәгыйдь) бистәсендә дөньяга килә. Ата-бабалары бу якларга Казан губернасының Кибәхуҗа авылыннан күченеп килгән була. Шактый уңышлы гына эшләп килгән сәүдәгәрләр буыны Гали Хөсәенов заманында кызганыч хәлгә килә - кайбер бай балаларына хас булганча, кәеф-сафа корырга яраткан, ата-баба малын җәлләми исраф иткән ир бөлгенлеккә төшеп, 1858 елда вафат була. Галинең олы улы яшүсмер Әхмәд гаиләнең төп терәге булып әверелә. Энеләре белән бергәләп, ул ата-бабадан васыять булып килгән эшне торгызырга, гаилә малын үстерергә тырыша. Тырышлыклар заяга китми – “кырык тартмачылык” белән табылган 5 сумнан башланган эш, һәрбер тиеннең кадерен белгән Әхмәднең һәм туганнарының тырышлыгы, сакчыллыгы һәм гаделлеге аркасында бик нык алга китә. Әхмәд Хөсәенов исә татарның атаклы миллионеры, Россиядәге иң мәшһүр шәхесләрнең берсе булып җитешә.
“Уку-язу белмәгән, дин танымаган мөселман баласы калмасын!”
Иске тәртипле мәктәптә укыган Әхмәдкә, кызганыч, тиешле белем алып чыгарга насыйп булмый. Каргалы мәктәбенә 4-5 кыш йөрсә дә, ул укырлык-язарлык мәртәбәгә ирешә алмаган. Бу хәл алга таба аның хезмәт эшчәнлегендә зур кыенлыклар тудырган: эшмәкәр вексель һәм чек кәгазьләренә, хатларына һәм дәфтәрләренә авырлык белән генә кул куйган, Мәскәүдә банк кәгазьләренә кул куясы булгач, ярдәмчесеннән күчергеч яздырып, бер кичтә русча кул куярга өйрәнгән. “Язу танымый, яза белми үләргә ярамый, бер гайрәт кылып өйрәнсәм иде”, - диеп, һәрвакыт тели торган булган. Шуңа да, инде үзе мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм итеп тора башлагач, мәгариф, мәктәпләрне ислах итү турында сүзләр кузгалганда, ул, үзен укыткан хәлфәсенә беркадәр үпкәләп: “Сабак өчен ничә еллар йөрдем, яхшы сәбат берлә укытмады, юаш булды, мине надан калдырды”, - дип әйтә торган булган. Тормыш максаты итеп “Уку-язу белмәгән, дин танымаган мөселман баласы калмасын!” шигарен алуы да, мөгаен, әнә шул балалык елларыннан ук ияреп килгән бәладән башкаларны саклау хыялы белән бәйле булгандыр.
Әнисе Хәмидә ханым улларына дини тәрбияне бирергә тырышкан – Әхмәд дә, башка балалары да күп кенә догаларны, намаз уку тәртипләрен аннан өйрәнгәннәр. Шуклыгы һәм тиктормаслыгы, бер яктан бәла булып күренсә дә, малайның характеры ныгуга, күзаллаулары һәм үҗәтлеге, тырышлыгы формалашуга, сәләте ачылуга зур этәргеч булган. “Биш сум акча илә дүрт миллион мая хасыйл иттем, имде минем хакымда зиһенсез, ялкау вә иҗтиһадсыз диеп һич әйтүче булырмы?!” - дияргә яраткан ул.
“Акчаның һәр тиене Аллаһтан бәндә кулына амәнәт, кайда куела, кемгә бирелә, Аллаһ каршында хисабын биргәндә оят килмәслек кылырга кирәк, Аллаһ разый булырлык урынга сарыф итәргә кирәк”
Бик эшле вакытларында да һәр намазын үтәгән, шуңа да намазсыз кешеләрне сөймәгән. Белмәгән нәрсәсен өйрәнүдән һичбер вакыт тартынмаган. Кылган гыйбадәтен һәм изге эшләрен белдермәгән, мактанып сөйләмәгән. Дин тоткан, һөнәрле, эшлекле, халыкка файдалы кешеләрне сөйгән, аларга ярдәм итәргә тырышкан, ялкау, саран, акча тота белмәгән, эшлексез кешеләр, үзенең вазыйфасын белмәгән муллалар аның каршында абруйга ия булмаган. Әхмәд бай хәләл кул көче, авырлык белән табылган малны әрәм-шәрәм итүне һич кенә дә кичерә алмаган. “Дин вә шәригать каршында мал – хәерле нәрсә, саклавы лязем, һәркем үз малын да, милләт малын да сакларга тырышырга тиеш”, - дип санаган. Үзе дә эшләп тапкан һәр тиенен карап тоткан – атаклы “Мәкәрҗә” ярминкәсендә сату-алу иткән, бөтен ил буйлап завод һәм предприятиеләр тоткан, Россия, Урта Азия һәм Европаның эре сәүдә үзәкләрен колачлаган киң сәүдә челтәрен булдырган бертуган Хөсәеновларның күренекле вәкиле юл сәфәрләренә чыкканда транспортның иң гадиен, түбән класслысын сайлаган, ризыкны да, артык акча сарыф итмәс өчен, өеннән пешертеп алып чыга торган булган.
“Акчаның һәр тиене Аллаһтан бәндә кулына амәнәт, кайда куела, кемгә бирелә, Аллаһ каршында хисабын биргәндә оят килмәслек кылырга кирәк, Аллаһ разый булырлык урынга сарыф итәргә кирәк”, - дияргә яраткан бай.
Ләкин кирәк урынга, тиешле максатларга малын һич тә кызганмаган - кай җирдә мәчет һәм мәдрәсә зарурлыгын аңласа, ярдәм иткән, аны торгызуга акча биргән. Шул ук вакытта, ул чын эшмәкәр буларак, төзелешнең, бинаның тышкы кыяфәтенә генә игътибар итеп калмаган, ныклыгына, алдына куелган максатларына ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дикъкать иткән. Шуңа да, мәктәп-мәдрәсә эшенә мөкиббән киткән булуына карамастан, тиешсез урында бина коруны өнәмәгән. Ул вакытта “шәкерткә урын яки бер кызга кияү кирәк булганнан” мәхәллә аерып мәчет салу шактый еш күзәтелгән. Әхмәд бай бу ялгышны кабатламаган, халыкка файда китерерлек булса гына эшкә алынган, беренче чиратта дин һәм намаз өйрәнү өчен мәдрәсә, балаларга белем бирергә укытучы булуга игътибар иткән.
“Заманның бик сирәк туа вә бик сирәк үсә торган улларының берсе”
1896 елда бертуган Хөсәеновлар, уртак малларын бүлеп, һәрберсе аерым сәүдә һәм эшмәкәрлек итә башлыйлар. Әхмәд бай Казанга күченеп килә, беренче гильдия сәүдәгәре таныклыгын алып, Россиянең төрле шәһәрләрендә сәүдә итә башлый, кибетләр ача. Ләкин хәйриячелек эшен туктатмый – мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр өчен яңа биналар төзи, искеләрен яңарта, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түли, акчасын уку әсбаплары бастыруга сарыф итә, өметле татар яшьләренә заманча, яхшы белем алу өчен тиешле шартлар һәм мөмкинлекләр тудыра. Абруйлы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яшәешендә дә Әхмәд байның роле зур.
Мәдрәсә җитәкчесе, Әхмәд бай белән дистә ел дәвамында дустанә мөнәсәбәттә булган Галимҗан Баруди язып чыкканча, “әтрафы өчен хәмитле (мактауга лаек) һәм булдыклы, заманның бик сирәк туа вә бик сирәк үсә торган улларының берсе” булган мәрхәмәтле татар бае милләтен үстерүгә бик күп тырышлык куйган. Аның чын күңелдән инануынча, татарның киләчәге – аның белемле һәм һөнәрле булуында. Шушы ышаныч аның бик күп игелекле эшләренә нигез булып торган да.
1889 елда Оренбург шәһәрендә ачылган мәшһүр “Хөсәения” мәдрәсәсе Әхмәд байның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзелә. Дөньяви фәннәрне укытуга зур игътибар биргән бу җәдиди уку йорты татар милләте өчен бик күп зыялыларны, галим һәм язучыларны, сәләтле белгечләрне тәрбияләде. Аларның күбесе совет чорында яңа мәгарифне, мәдәниятне, әдәбиятны юлга салуда зур өлеш керттеләр.
Казанда яшәгән чорында гына Әхмәд бай 20 мәчет һәм мәдрәсәгә нигез сала, 200ләп уку йортын уку әсбаплары белән тәэмин итә. Вафатыннан соң да ул үз милләте, үз татары өчен хезмәт итүен дәвам итә – Әхмәд бай васыять иткән ярты миллионнан артык акча мохтаҗларга сәдака өләшү, уку йортларын тоту, укытучыларга хезмәт хакы түләү, шәкертләргә белем бирү, хәйрия җәмгыятьләрен тоту өчен сарыф ителә.
“Ләкин мондый байлар күп табылмас,
Табылса да, бу дөньяда мәңге тормас...”
Татар тормышына яңалыклар кертергә омтылган Әхмәт бай Хөсәенов заманының иң күренекле, зыялы һәм абруйлы затларының берсе булган дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Замандашлары, фикердәшләре тарафыннан танылган, аларның олы хөрмәтенә лаек булган әлеге шәхескә багышлап, китаплар язылган, күпсанлы мәкаләләр дөнья күргән.
Риза Фәхретдиннең 1910 елда басылып чыккан “Әхмәд бай” дигән китабында, Галимҗан Барудиның Әхмәд байның вафатыннан соң “Дин вә әдәб” журналында чыккан язмаларында игелекле татар баеның шәхесенә, тормышына, эшчәнлегенә һәм милләтенә кылган яхшы гамәлләренә зур бәя бирелә. Р.Фәхретдин аны “үз заманында вә гасырдашлары арасында һиммәте (тырышлыгы) илә мәшһүр, гакыллы, хәмидле (мактаулы), диндар вә милләтпәрвәр” зат дип атый, Г. Баруди, заманының “гакылы куәтле, фәһеме үткен, фикере тугры, милләтенә хәерхаһ (теләктәш), әһле дин өчен кайгыручы, хәйратендә (изге эшләр) нияте дөрес, эшләрендә тырыш һәм гайрәтле” баласы дип бәяли. Вафатыннан соң “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе исеменнән басылып чыккан мәрсиядә әйтелгәнчә:
“Остаз мәгълүм шәкертле булган кебек,
Байларның нәтиҗәсе - хезмәттер.
Файда юк, акча җыю булса максуд,
Андый байдан милләт булмас аслан мәсгуд.
Шуның өчен, малың булса, газиз баем,
Тәрәккый вә мәгарифкә акчаңны тот.
Ләкин мондый байлар күп табылмас,
Табылса да, бу дөньяда мәңге тормас”.
( “Дин вә әдәб”, 1907 ел, 13 нче сан).
Әхмәд байның игелекле, изге эшләре, кылган гамәлләре, гасырлар үтү белән дә, халык күңеленнән һич югалмый, ул үзенең абруе, үрнәге белән милләтебезне һәрчак алга, изге эшләргә чакыра. Әхмәд бай кебек шәхесләребезгә, милләт файдасына тырышкан хәйриячеләребезгә бүгенге көндә дә мохтаҗлык зур.
Бу турыда тулырак түбәндәге чыганаклардан укырга мөмкин:
Мортазина Л.Р. Татар мәгарифенең иң күренекле хәйриячесе // Мәгариф. 2022. №8. Б. 59-61
Мортазина Л.Р. «Бакыйга мәхәббәте куәтле иде...» (Иганәче Әхмәд бай Хөсәенов) // Безнен мирас. 2022. №10. Б. 8-17.