«Шәһри Чаллы» журналисты Зөлфия Галимова, Эльмира Сөләйманованы хөрмәтләп озатырга кирәк иде, ди. «Татарстанның атказанган» исемен йөртсә дә, халык җырчысына тиң иде Эльмира Сөләйманова. Аны берәр мәдәният сараеннан мәңгелек йортка озаткан булсак, җырчы һәм тамашачы алдында җитәкчеләрнең абруе арткан булыр иде. Озату мәрасименә килеп, берәр җитәкче сүз әйтсә дә яраган булыр иде. Чөнки ул – Чаллыда туып-үскән, укыган, шәһәребездә яшәп иҗат итүче, бердәнбер «Татарстанның атказанган артисты» исемен алган җырчы. Мин, мәдәният идарәсеннән я булмаса мәдәният советыннан берәр кеше чыгыш ясар, дип өметләнгән идем... Ул җырчылар Интернетта кайгы уртаклаштылар, контент ясадылар. Артист дусларының күбесе аның депрессиядә икәнен белгән, әмма берсе дә үзенең концертына махсус кунак итеп чакырып җырлатмады. Бу урында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновтан үрнәк алсыннар иде. Ул Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиеваларны үз концертларында җырлатты. Ә Эльмираны соңгы юлга озат
«Эльмираны озатырга Чаллы җырчылары һәм Диләрә Илалетдиновадан башка берсе дә килмәде»
19 декабря 202219 дек 2022
3
1 мин