"Банк хезмәткәрләре"ннән шалтыратулар Иң еш очрый торган мошенниклык төре - төрле "банк хезмәткәрләре"нең шалтыратулары. Схема бер үк - карта номеры, сер-сүзләрне хәбәр итүләрен сорыйлар, ә аннары гражданнарга кредитлар рәсмиләштерәләр. Ә банкларның «куркынычсызлык хезмәте» хезмәткәрләре телефоннан шалтыратуларда «банк карталары буенча артык һәм шикле активлык» яки гражданин исеменә «кредит рәсмиләштерелгән» һәм операцияне юкка чыгару өчен гражданга шундый ук суммага кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «куркынычсыз счетка», ягъни җинаятьчеләр кесәсенә күчерергә кирәклеге турында хәбәр итә. Ә гражданин берәүгә дә кредит рәсмиләштерү максаты турында хәбәр итмәсен өчен, караклар банк хезмәткәрләре арасында җинаятьчене эзләве һәм аны «куркытмас» өчен гражданнар банкка шалтыратмаска һәм кредит алу максаты турында хәбәр итмәүне сорый. Онытма! Банк хезмәткәре беркайчан да: - cvv кодын хәбәр итүне сорамас; - акчаны башка счетка күчерергә тәкъдим итмәячәк; - хокук саклау органнарына мошенникларн