Күпләребезнең, күңел читендә генә булса да, балалыгыбыз, самимилегебез яшәп килә. Яңа ел алдыннан бу хис тагын да көчәя, һәр кеше эчтән генә ниндидер гаҗәеп бер могҗиза өмет итә. Иҗат кешеләре бигрәк тә. Әнә, җырчы Илсөя Бәдретдинова да чыршысын бизәгән дә, шуңа сөенеп, видео төшергән. «Чыршымны бизәдем ми-и-ин! Ярыймы соң?» – дип сораган Илсөя социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Тик виртуаль дусларын, җырчының чыршысыннан бигрәк, фатиры кызыксындырган. Чынлап та, моңа кадәр Илсөя яши торган урынын социаль челтәрләрдә бик (ә бәлки – бөтенләй дә) күрсәткәне юк иде. Ә монда аның залы, диваны, дәү телевизоры, түшәмендәге тамчыларны хәтерләткән люстрасы күзгә чалынып китә. «Ниһаять, торган йортыңның бер кырыен күрдек», «Чыршы гына түгел, өең дә бик матур икән», «Үзең кебек затлы, зәвыкле, күркәм, матур, искиткеч барысы да», «Вәт матур, ичмасам, өең – үзең кебек», «Гүзәл кешенең чыршысы да, дөньясы да балкып тора», «Ничек җайлы, уңайлы сездә», – дип комментарийлар калдырганнар аңа. «Үз көчең бе