Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Россия гаскәрләрен Украинадан ел азагына кадәр чыгару турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бу турыда РИА Новости яза. Моңа кадәр Украина җитәкчесе Владимир Зеленский G20 саммиты кысаларында онлайн чыгышында Украинда тынычлык урнаштыру турында фикерләрен әйтте. Аның планы 10 пункттан тора. Зеленский тәкъдимнәре арасында радиацион һәм атом-төш иминлеге, азык-төлек һәм энергетика иминлеге, бөтен әсирләрне азат итү, Украинаның территориаль бөтенлеген торгызу, «Россия гаскәрләрен чыгару», сугыш хәрәкәтләрен туктату, «гаделлекне торгызу», экоцидка каршы тору, эскалация булдырмау, «сугыш бетүне» теркәп кую. «Мин сезгә әле генә җавап бирдем, бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел», – ди Песков. «Коммерсант» хәбәр иткәнчә, «Украинада вәзгыятьне көйләү өчен «яңа чынбарлыкны» исәпкә алырга кирәк, шул исәптән Россиягә дүрт төбәкне кушуны», дигән Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, Россия гаскәрләрен Украинадан чыгару быел планлаштырылм
Песков: Гаскәрләрне Украинадан ел азагына кадәр чыгару турында сүз булырга мөмкин түгел
13 декабря 202213 дек 2022
1
1 мин