Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) Украинадагы махсус хәрби операциягә карата үз фикерен белдергән. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза. – Күптән түгел өйгә кайтып җиттем. Командировка Николаев өлкәсе чигеннән Харьков өлкәсенә кадәр дәвам итте. Җентекләп сөйләп тормыйм. Сез, мөгаен, минем каналдан туйгансыздыр да, соңгы арада музыкаль контент кимеде. Әмма, гафу итегез, мин авызымны йомып кала алмыйм. Үзем өчен нәрсә белергә теләгәнемне ачыкладым. Беркемне дә тыңларга теләмәдем. Кемнеңдер фикеренә буйсынасым килмәде. Барысына да үзем төшенергә булдым. Минем ике иң якын дустым бүгенге көндә баррикаданың төрле ягында. Берсе «чит ил агенты» дип танылды, куштырнаклар эченә алам моны, чөнки дустым – үз Ватанының патриоты. Икенчесе Ватан өчен сугыша. Бөтен иминлеген, дәрәҗәсен, кәгазь йомарлап ташлаган кебек, чүп чиләгенә ыргытты. Сафка басты. Сугышчылардан якын дустымны «чын ир-ат» дип атаулары бигрәкләр дә рәхәт булды! Без аның өчен йодрык йомарлыйбы