Мәскәү өлкәсендә 36 яшьлек Денис С. белән 42 яшьлек Илнур Ш. тоткарланган. (Аларның икесенең дә фамилиясе татарныкына охшаган.) Бу турыда «База» Телеграм каналында хәбәр ителә. Денис – эретеп ябыштыручы, Илнур прораб булган, эшләр өчен ул җавап биргән. Аларны Химкида «Мега» сәүдә үзәгендә янгын китереп чыгаруда шикләнеп тоткарлаганнар. Хәзер алар вакытлыча тотып тору изоляторында була. Якын арада суд аларга карата чикләү чарасы билгеләячәк, диелә хәбәрдә. «Мега Химки» сәүдә үзәгендә янгын 9 декабрьдә булды. Фаҗига куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирми торган эретеп ябыштыру эшләре аркасында килеп чыгуын Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе раслаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. «Тикшерү якынча ачыклаганча, сәүдә үзәгендә эретеп ябыштыру эшләре башкарылган, алар кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен иминлек кагыйдәләренә җавап бирмәгән. Бу – гипермаркетка ут кабуга китергән», – диелгән ведомствоның Telegram-каналында.
«Денис һәм Илнур» – Мәскәү «Мега»сында янгын чыгаруда шикләнеп, ике кешене тоткарлаганнар
12 декабря 202212 дек 2022
2
~1 мин