Новосибирск өлкәсендә район хастаханәләренең берсендә 3 айлык бала үлгән. Аны әнисе операция алдыннан тикшерүгә алып килгән. Йөрәге авыру бала хастаханәдә берничә сәгатьтән үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Женя исемле кыз әнисенең дүртенче баласы була. Тугач ук аны реанимациягә салалар, йөрәктә проблемалары була. «Кызым 2,8 кг авырлыкта иде, авырлыгы аз булгач, операция ясап, клапан куя алмадылар. Аннары ике атна узгач, 6 сентябрьдә операция булды. Аңа иң кечкенә клапанны куйдылар, ләкин ул барыбер зуррак булган һәм үпкәгә басым ясаган. Икенче операция кирәк иде. Аны 23 ноябрьгә планлаштырдылар», – ди әни кеше. Аларны район хастаханәсенә җибәрәләр. Әни кеше сүзләренчә, район педиатры кызны операциягә чиратка куярга оныткан. «Алар Женяның квотасы турында оныткан, икенче тапкыр чиратка басарга туры килде. Безне 7 декабрьгә генә яздылар», – ди әни кеше. Операция алдыннан анализлар бирер өчен алар хастаханәгә килә. «6 декабрьдә бала үзен нормада хис итте, ашады. Ул фәреш
«Фәрештә кебек ап-ак, гел елмаеп тора иде». Нәни кыз операциягә чират көткәндә үлгән
11 декабря 202211 дек 2022
1 мин