Җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер видео куйган. Анда ул берсеннән-берсе матур сәхнә күлмәкләре арасында, гармунга кушылып, татар халык җыры – «Авыл көе»н суза. Ә видео астына артист болай дип язып калдырган. «Ә-ә-әй, бер үзебезчә гармун белән җырлашыйк әле. Күңелләрегез күтәрелсен, дусларым. Илдар гына соңгы арада әрләшә башлады. «Сөяккә калдың бит инде, озакламый «анорексия»ң башлана инде, 54 кило авырлыгың...» – ди. Уф-ф, тегеләй дә ярамый, болай да», – дип уфтанган Гүзәл. Дөрес, соңгы арада Уразова күзгә күренеп ябыкты. Дүрт бала тапкан әни, дип һич әйтеп булмый. Моны Гүзәлнең ире Илдар Хәкимов кына түгел, тамашачы да күрә, чамалый. Әлеге видео астындагы комментарийлар арасында да Илдарны сүзләрен хуплап язучылар байтак булган. «Әйе шул, Гүзәл, Илдар дөрес әйтә. Бик ябыксың. Диетада утырсыңдыр инде, әзрәк тазар, сәламәтлегеңә зыян килә күрмәсен...», «Дөрес орыша Илдар. Син тамашачыларга гына түгел, гаиләңә дә кирәк», «Шулхәтле ябыккансың, Гүзәл. Бер 5 килога арт
Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов турында: «Соңгы арада әрләшә башлады...»
12 декабря 202212 дек 2022
4
1 мин