"Казан ягыннан килгән", "Явыз Иван яуларыннан соң" кебек җөмләләр татар халык легендаларында еш очрый. Шулай ук Башкортостанның татар авылларында "Алатыр" географик атамасы да шактый күренә. Кайсы авылда "Алатыр урамы" бар, кайсысында без Казан ягындагы "Алатыр авылыннан" килдек дип сөйлиләр. Әлбәттә, татарларда "төмән халкы" да гадәти үзатама. "Башкортостан татарлары фольклоры" китабында тупланган кайбер легендалар белән таныштыруны дәвам итәбез. Күчәрбай авылы (Благовар районы) "Явыз Иван яуларыннан соң, XVII гасыр ахырында, хәзерге Благовар якларына Казан ханлыгы биләгән җирләрдән зур гаиләсе белән Ишмай исемле крестьян күчеп утыра. Ишмай карт тырыш, эшсөючән, сәләтле кеше булган. Яхшырак урын эзләп ул әле бер, әле икенче урынга килеп утырган, бер җирдән икенче җиргә күчеп йөргән. Беркайда да озак тоткарланып тормаган. Шуңа да дуслары аны Күчәрбай, ягъни күченеп йөрүче бай дигән кушамат такканнар. Шулай да Ишмай биредәге табигатькә әсир булып, шушында төпләнгән һәм Күчәрбай исемле
Башкортостандагы татар авыллары тарихыннан: халык легендалары (дәвамы)
13 декабря 202213 дек 2022
177
3 мин