Аның белән «Московский комсомолец» корреспонденты Михаил Ростовский әңгәмәсе.
.«Украинада сугыш кырында чынлыкта ниләр булып ятканын аңлыйсыгыз киләме? Ул чакта безнең Василий белән сөйләшегез!» – бу сүзләрне мин конфликт башланып, бер айдан да кимрәк вакыт үткәч, Россиянең халыкара мөнәсәбәтләр буенча хөрмәтле бер белгеченнән ишеттем.
– Василий, хәрби операциянең алга таба хәрәкәтенә карата сезнең фаразлар? Хәрби хәрәкәтләрдә, әйтик, «кышкы тәнәфес»не көтәргә кирәкме?
– Хәрби хәрәкәтләрдә кышкы эскалацияне көтәргә кирәк, дип уйлыйм. Без аны я декабрьдә, я булмаса, Яңа ел башында күрәчәкбез. Тәнәфес өчен бернинди сәбәпләр дә юк. Россия Украина инфраструктурасын чокуын дәвам иткән саен, теге якның вакыйгалар агышын тизләтүгә сәбәпләре табылачак. Ләкин бу вакытта Россиянең фронттагы көч саны арта торачак.
Белгәнебезчә, махсус хәрби операция зонасына әлегә мобилизациягә чакырылганнарның бик аз өлеше генә җибәрелгән. Аларның күбесе һаман да Россия территориясендә — кайберләре махсус операция зонасыннан бик еракта – һәм хәрби әзерлек белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта аларны техника белән тәэмин итү мәсьәләләре дә хәл ителә. Болар барысы да вакыт таләп итә. Бу мәсьәләләр хәл ителгәч, үз теләкләре белән һәм мобилизацияләнеп килгән хәрбиләрне сугыш зонасына күчерү хәрби хәрәкәт театрында Россия көчләренең берничә тапкыр артуын аңлатачак.
Көчләрнең болай артуы эзсез кала алмый. Бу – ситуация һәм көчләр нисбәтенең радикаль үзгәреше.
– Һәм көчләрнең мондый радикаль үзгәреше конфликт төгәлләнүгә кайчан китерер?
– Россиянең бюджет проекты 2022-2023 елларда хәрби чыгымнарның кинәт күтәрелүен һәм 2024 елда оборона чыгымнарының кимүен фаразлый. Димәк, Россия җитәкчелеге биргән фараз — 2023 ел дәвамында яки елның күп өлешендә хәрби хәрәкәтләр дәвам итәчәк. Бу – бик реаль хәл. Шул ук вакытта, конфликт иртәрәк яки соңрак тәмамланырга да мөмкин. Күпкә соңрак – кызганыч, әмма шулай ук, бик реаль перспектива. Конфликт әле озакка сузылырга мөмкин. Әмма мин, вакыт безнең файдага эшли, дип исәплим. Әгәр җитди уңышсызлык һәм катастрофалар килеп чыкмаса (катастрофа ул – безнең Херсоннан китүебез түгел, ә Россиянең нинди дә булса эре группировкасының чолганышта калып тар-мар ителүе), Украинадагы конфликтны финанслауга тоткан чыгымнары Американың үзе өчен бернинди позитив нәтиҗәләргә китермичә, кинәт үсүгә борылачак. Ә Украина үзе әкренләп ашала башлаячак.
– Ашала башлый да, тәмам ашалып, юкарып бетәрме соң? Бу конфликт нәтиҗәсендә Украинаның тәмам һәм котылгысыз отылачагына без ни дәрәҗәдә ышана алабыз?
– Украина инде хәзер үк тулысынча һәм катгый оттырышта. Бу конфликт – Россия һәм Украина арасында түгел, ә Россия һәм АКШ арасындагы гибрид сугыш, һәм монда Украинаның Америка кулындагы корал гына икәнлеге хакында Россия власте күп тапкырлар белдерде инде.
Әгәр демагогик белдерүләрне читкә алып куеп, Америка позициясен карасак, барысы да Россияне стратегик җиңелүгә җиткерү – АКШ үз игътибарын тулысынча Кытайга салуга комачаулый алмаслык дәрәҗәдә зәгыйфьләндерү максатына юнәлтелгән.
Украина территориясендә ике як үзара гибрид сугыш алып бара. Әйе, Америка белән чагыштырганда, Россия уңайсызрак хәлдә: ул үз кешеләре белән сугыша. Ә америкалылар бу конфликтта икътисади һәм кайбер сәяси югалтуларга дучар. Әмма иң әһәмиятлесе шунда ки: уенда катнашучыларның берсе өчен дә Украинаның язмышы беренче урында тормый. Ул үзенең киләчәге, мул тормышы һәм сәяси исәнлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Украина җитәкчелеге өчен дә хәтта, мөгаен, беренчел дәрәҗәдә мөһим түгелдер.
Украинага китерелгән зыянны акылга муафыйк срокларда кире каплау мөмкин түгел. Махсус хәрби операция башланганчы ук инде Украина икътисади яктан хәерче дәүләт иде. Аның яшәвен дәвам иттерү халыкара финанс институтларыннан даими тышкы икътисади ярдәм агылуга бәйле иде.
Хәзер инде шундый хәлгә килеп җитте ки, Украина ай саен 3-5 миллиард доллар тышкы кертемгә мохтаҗ, һәм бу бары тик исән булу өчен генә. Киләсе елга керемнәренең 58%ы чит ил кредитлары һәм грантлары хисабына булыр, дип фаразлый Украина бюджеты. Әмма дәүләт бюджеты Россиянең Украина инфраструтураларын стратегик бомбага тоту компаниясенә кадәр салынган иде. Чынбарлыкта хәлләр тагын да начаррак булачак. Мөгаен, Украина бюджетының чит ил ярдәменә бәйлелеге 80% кадәр җитәр. Чама белән, бу – Әфганстанның талиблар куып җибәргән Ашраф Гани президентлык иткән чордагы чит илләр ярдәменә бәйле булган бюджеты. («Талибан» террористик дип табылды, һәм Россиядә ул тыелган. – «МК»)
– Гафу итегез, әмма конфликт тәмамланмаган килеш, Украинаның икътисади ярлылыгы турындагы тезис нинди дә булса әһәмияткә ия була аламы? Чит илләр Украина бюджетындагы бөтен «тишекләрне» сөенә-сөенә «ямый» бит.
– Әлбәттә, безнең һәм АКШның ресурсларын чагыштыру турында сорау баш калкыта. Американың ул зуррак. Ләкин безнең өчен хәзер Украина конфликты – көч ыргытылган төп һәм бердәнбер нәрсә. Ә АКШның интереслары бөтен дөньяга таралган. Мәсәлән, ул Тын океанда Кытай белән ярыша-ярыша кораллана, һәм ул аның өчен бик үк яхшы бармый. Бу – Якын Көнчыгыш, Африка, Латин Америкасы. 2022 елның 8 аенда Көнбатышның Украинага ярдәм күләме 105 миллиард доллардан артык дип белдерелде. Бу – Россиянең еллык оборона бюджетыннан күпкә артыграк. Һәм бу сумманың яртысыннан күбрәге америкалыларга туры килә.
Әмма әле ел тәмамланмаган. Киләсе ел исә, берничә сәбәп аркасында, Көнбатыш өчен тагын да чыгымлырак булачак.
Конфликт башланып килгән чорда Украина Совет чорыннан калган искиткеч зур корал запасы белән сугышты. Әйтик, зенит ракеталарын алыйк. Советлар Союзы ракеталарны С-300 өчен шулкадәр күп калдырган ки, аларның бетүе турында сүзләр махсус хәрби операциянең 9 аеннан соң гына башланды. Ләкин тиздән Украинаның кораллы көчләренә заманча Көнбатыш комплексларының дистәләгән һәм йөзләгән зенит ракеталарын бер көнгә кулланырга туры киләчәк.
Әгәр без NASAMS комплексы турында сүз алып барабыз икән, анда бер зенит ракетасы миллион доллардан артыграк тора. ASK IRIS-T комплексының бер зенит ракетасы 400 мең евродан кыйбатрак. Нәтиҗәдә, махсус хәрби операциянең беренче 12 аена Украина өчен Көнбатыш 120-130 миллиард доллар тотарга тиеш була. Киләсе елга бу сумма тагын да зуррак булачак. Әлбәттә, аларның моңа көче җитә. Әмма ул күпме дәвам итә алыр?
– Ә моны АКШның чыгымы буларак карау дөресме соң? Бәлки, Америка хәрби-промышленность комплексына өстәмә заказ күләме, дип карау кирәктер аны?
– Америка хәрби-промышленность комплексы, әлбәттә, абруйлы. Әмма ахыр чиктә, аның продукциясе өчен кемдер түләргә тиеш. АКШ үз сәясәте өчен 40 миллиард долларга Согуд Гарәбстанына корал саткан чакта, бу – чынлап та уңыш, Америка өчен дә, Американың хәрби-промышленность комплексы өчен дә. Ә авыр бюджет дефициты, массакүләм канәгатьсезлек һәм бик җайлы булмаган икътисади шартларда америкалылар берничә дистә миллиард долларны Украинага тоталар икән – перспективада берничә йөз миллиард доллар – бу, әкренләп, проблемага әверелә.
– Хәтта дефицит бюджетын мөмкин булганнан даими һәм контрольсез рәвештә арттырып җибәрә торган гадәтләре белән дәме?
– Алар, чынлап та, моның белән шөгыльләнде һәм шөгыльләнә – ләкин бөтенләй үк контрольсез рәвештә түгел. Инфляция белән көрәш зарурлыгы белән бәйле чикләүләр хәрәкәткә килә. Икътисадта акча тәкъдим итүне туктаусыз дәвам итү мөмкин түгел. Аларның да үз чикләүләре бар. Аларга ул туры килә.
Озак вакытлар дәвамында алар икътисадтагы бөтен проблемаларны акча агымы белән тутырды. Әлбәттә, аларның ресурслары бик зур, безнекен күпкә артып китә, әмма чиксез түгел. Аларны тоту өчен миллион урын бар. Һәм бу урыннарның кайберләре Америка өчен Россия белән конфликтка караганда күпкә мөһимрәк.
– Бөтен проблемаларга карамастан, Россия белән конфликт өчен күпме кирәк – шуның кадәр тотарга әзер, дип ышандыра Көнбатыш. Ә аннан күпме кирәк – шуның кадәр Украинаны кабат аякка бастыру өчен тотылачак. Моңа ни дип җавап бирерсез?
– Конфликт кайчан гына төгәлләнсә дә, хәзер Европага киткән украинлылар икътисади җимерекләргә кире кайтмаячак. Шәһәрләр электрдан мәхрүм калгач, эмиграция дулкыны тагын да үсәчәк. Халык санын гомуми югалту 10 миллионнарга җитәргә мөмкин.
Китүчеләрнең төп массасы – бала тудыруга сәләтле, эш яшендәге хатын-кызлар һәм балалар. Бу – икътисадка һәм демографиягә бик көчле һәм кире кайтарып булмый торган һөҗүм, сәнәгатьнең конкуренциягә сәләтле соңгы тармакларын югалту, инфраструктураның юкка чыгарылуы. Украина махсус хәрби операция башланганчы да СССРдан мирас итеп алып калган инфраструктураны мөстәкыйль рәвештә дәвам иттерә, үзенең социаль бурычларын үти, сәламәтлек саклау системасын алып бара алмый иде. Алар бу системаны аяусыз кыскартса һәм «үзгәртеп корса да», пенсия һәм социаль ташламалар буенча бурыч күләме барыбер социаль-икътисади күрсәткечләре белән охшаш илләрнекенә караганда күпкә күбрәк калды.
Биниһая җимерелүләр, үлүче һәм яраланучылар аркасында хәзер бу бурычлар кинәт үсәчәк. Ә икътисади база юкка чыгарылган. Әйе, әлбәттә, конфликттан соң торгызу булачак. Әмма андый конфликтларның гадәттә ничек үтүе яхшы билгеле. Бүлеп бирелгән акчаларны Көнбатыш подрядчиклары үзләштерәчәк. Аның бер өлеше шушы подрядчиклар тарафыннан кисеп алыначак, бер өлеше – урында. Билгеле, нәрсәләрдер төзеләчәк тә. Әмма ул китерелгән зыян белән чагыштыра торган булмаячак. Махсус хәрби операция тәмамлануга шундый да икътисади тишек барлыкка киләчәк ки, аны ябар өчен Россиядән конфискацияләнгән бернинди керемнәр дә җитмәчәк – әгәр инде җитә икән, бик тә аз вакытка гына.
– Киләчәктән бүгенгә кайтыйк әле. Сез сөйләгән бөтен проблемаларга карамастан, ни өчен соң Әфганстанда Гани режимы юкка чыккан кебек, Киев режимы да җимерелми?
– Ни өчен җимерелергә тиеш соң ул? Гани режимы эчке дошман белән эш итә иде, бу режим – тышкы дошман белән. Бернинди иллюзия була алмый: хәтта электроэнергетиканы юкка чыгару да Украина хакимиятенең тотрыклылыгына һәм аның Россия белән сөйләшүләргә карата позициясенә бернинди дә йогынты ясамаячак.
Украина инфраструктурасы һәм икътисады белән хәзер барган хәлләр Украинаның бик тиз кысылуына китерми. Монысы булмаячак. Яки, киләчәктә аерым бер вакытка кадәр, сыну ноктасына җиткәнче, булмаячак. Әмма без моңа өметләнеп тора алмыйбыз.
Шулай булгач, без нәрсәгә өмет итә алабыз? Зур югалтулар аркасында Украина хәрби көчләренең сугышка сәләтлелеге әкренләп какшауга, икътисадлары җимерелү сәбәпле алар логистикасында тишекләр барлыкка килүгә, һәм, бу конфликтны дәвам итү өчен, безнең төп дошманыбыз булган АКШның чыгымнары кинәт артып китүенә.
Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйенның күптән түгел ясаган чыгышына караганда, Украина хәрби көчләре югалтуы үлгәннәр белән генә дә 100 мең кешедән артык икән. Факт буенча карасак, алар күбрәк тә булырга мөмкин. Алар Россия, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм ирекле хәрби частьләр югалтуларыннан бик күп тапкырга күбрәк. Бу югалтулар тагын да үсәчәк. Моның эффектын АКШ та сизәчәк, чөнки аңа Украинаны сугышчан халәттә тоту өчен өстәмә уннарча миллиард доллар чыгарырга туры киләчәк. Ә Европага өстәмә берничә миллион Украина качаклары белән эш итәргә туры киләчәк.
– Конфликтны Россиянең «иске» территориясенә күчерүгә шанслар ничек?
– Зур булмаган масштабта бу конфликт анда күчерелгән инде. Безнең чик буе территорияләрендә туктаусыз атышлар бара. Ләкин бу территориянең эченәрәк үтеп керү омтылышы – пропаганда максатында нинди дә булса чик буе торак пунктын басып алу – Украина өчен кирәксез нәтиҗәләргә китерәчәк.
Үзенең «иске» территориясендә Россия призывниклар белән комплектлаштырылган подразделениеләрен хәрәкәткә китерергә әзер. Украина бу территориягә тулымасштаблы керсә, Россия җитәкчелеге мөмкин булганча тере көч төркемнәрен арттырачак, моңарчы әле, сәяси сәбәпләр аркасында, ул бу эштән баш тарткан иде. Без моны булмас дия алмыйбыз. Чик буенда ныгыту системасы төзеп, Россия командованиесенең бу сценарийга әзерләнгәнен күрәбез. Әмма, бу хәл килеп чыгачак, дигән сүз түгел әле бу.
Теоретик яктан башка мөмкин вариант – Украинага еракка атучы корал тапшыру һәм бу коралдан Россия эченә үк атыш башлау. Әгәр бу хәл килеп чыга икән, ул конфликтның атом-төш эскалациясенә (киңәюгә) һәм массакүләм зарарлаучы коралларны таратмау режимы буенча Россиянең кайбер килешүләрдән чыгу ихтималына, мәсәлән, ракета технологияләренә контроль режимыннан чыгуына китерәчәк.
Әгәр АКШ Украинаны Россиянең эре шәһәрләренә барып җитәрдәй ракеталар белән тәэмин итә икән, Америка территориясенә барып җитәрдәй континентара баллистик ракеталар өчен безгә түләргә әзер булган чит илләрне тәэмин итүдән баш тартудан безгә ни мәгънә? Әлегә теге як моннан тыелып тора. Россиянең «иске» территориясенә Көнбатыш артиллерия боеприпаслары һәм, аерым очракта, HARM ракеталары белән ату очраклары булды. Әмма әлегә моннан ары китми. Һәрвакыт начарга әзер тору кирәк. Шулай да, конфликтны моннан башка гына чишәрбез, дигән шанс бар.
– Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны ихтималын ничек бәялисез?
– Барысы да Россия тарафыннан сайланган хәрби хәрәкәтләр стратегиясенә бик нык бәйле. Әгәр позицияләрне тотып калу һәм ниндидер зур булмаган участокларда локаль һөҗүм була икән, ул вакытта мобилизациянең яңа дулкынының кирәге булмаячак. Әгәр инде зур һөҗүм була икән, анысы да бик ихтимал, алга таба барысы да бу һөҗүмнең кая кадәр үтеп керәсенә бәйле.
Әмма мин, әлегә мобилизациянең яңа дулкыны ихтималлыгы бик аз, дип уйлыйм, чөнки бу – мәгънәсез гамәл. Әгәр ул алдагысы белән тиңләшерлек икән, безнең хәтта яңа дулкынны өйрәтү өчен һәм тәэмин итү ягыннан инфраструктура белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Сан ягыннан караганда, мобилизацияләнгәннәр фронтка китсә, безнең көчләр Украинаныкы белән тигезләшәчәк. Аларның кешеләр саны ягыннан күпкатлы өстенлеген тәшкил иткән төп проблема юкка чыга.
– Сез Украина конфликтының АКШ өчен икътисади бәясе күтәрелүе турында күп сөйләдегез. Ә безнең ил икътисады өчен махсус хәрби операция без күтәрә алырлык дәрәҗәдәме?
– Белгәнебезчә, быел Россиядә бюджет дефициты тулаем эчке продуктның 1%ка якынын тәшкил итә. Ә кайсыдыр мизгелдә, гомумән, бюджет профициты көтелгән иде. Хәзер безнең алдагы шушы зур масштаблы конфликт өчен бу – моңарчы күрелмәгән позитив бюджет күрсәткече. Ул – махсус хәрби операцияне Россия бик нык исәп белән алып бара һәм үз чыгымнарын минимумга җиткерергә тырыша, дигән сүз.
Әлбәттә, икътисадның барыбер түбән төшүе күзәтелә. Әмма төп мәсьәлә – бу төшүнең күләмендә. Конфликтның башлангыч стадиясендә илебезнең ярыйсы ук хөрмәтле икътисадчылары, Россиядә тулаем эчке продукт кимү күләме 23%ка кадәр булырга мөмкин, дип фаразлаган иде. Исәп-хисаптагы мондый хаталар төгәл фаразлау өчен кирәкле фәнни аппарат булмавы белән бәйле. Фараз ясар өчен үткәндәге аналогик ситуацияләрнең статистикасы кирәк. Ә андый очраклар булганы юк. Моңарчы әле Россия кебек биниһая зур һәм заманча дөнья икътисадына кергән илне беркемнең дә беркайчан да шулкадәрле санкцияләр белән чолгап алганы булмады.
Тулаем эчке продуктның төшүе 3%тан кимрәк булыр, дигән өмет бар. Шул ук вакытта, ул, нигездә, хезмәт күрсәтү сферасы хисабына бара.
Сәнәгать өлкәсендә түбән төшү – минималь дәрәҗәдә. Хезмәт белән тәэмин ителеш югары. Икътисади яктан караганда, без, әлбәттә, кризиста. Әмма ул без кичергән кайбер традицион макроэкономик кризислардан йомшаграк. Бу кризисның төп эффекты макроэкономик күрсәткечләрдә түгел. Ул – Россиянең байлар һәм урта сыйныф югары сегментының үзләре ияләшкән кайбер куллану төрләрен файдалану мөмкинлеген югалтуда. Әмма мондый ситуациядә бу әйберләргә игътибар итмәскә дә мөмкиндер.
– Мөмкин дип уйлыйсызмы? Көнбатыш санкцияләре эффектлы булмады, дип әйтергә нигез бармы безгә? Әллә инде алар әлегә «тешләшә» башламадылар гынамы?
– Алар кыска һәм уртача сроклы планда эффектлы булып чыкмадылар. Алар Россиянең махсус хәрби операция алып бару сәләтенә тәэсир итми. Әмма алар безнең озак вакытка үсеш перспективларына карата гигант дәрәҗәдә зур проблема булып торалар.
Бу проблеманың төп эчтәлеге – заманча электрон компонентлар һәм заманча промышленность җиһазларына үтү мөмкинлеген югалту. Аларның кайберләрен Кытай алмаштыра ала һәм ул шулай эшли дә, әмма барысын да түгел. Аерым бер позицияләр аркасында, аларның үзләренең дә йомшак яклары бар. Икенчел санкцияләр турындагы күпертелгән мифологиягә карамастан, Кытай безгә ярдәм итәр өчен күп нәрсә эшли. Әмма алар нәрсәләрнедер эшли алмый.
Мәсәлән, алар гражданнар авиация сәнәгатендә безгә караганда да зәгыйфьрәк хәлдә. Без, һичьюгы, тулысынча үзебезнеке булган Ту-204не төзи алабыз. Бәлки, ике елдан без тулысынча локальләштерелгән Superjet (Россия региональ реактив очкычы. – ред.) ясый башларбыз. Ә кытайлыларның чит ил компонентларыннан тулысынча бәйсез булган бер генә үз гражданнар очкычы да юк. Һәм күз алымындагы киләчәктә аның барлыкка киләсенә бернинди алшартлар да юк. Кыскасы, кайбер өлкәләрдә Кытай безгә ярдәм итә алмый. Безгә үзебезгә ерып чыгарга туры киләчәк.
– Ничек итеп ерып чыгачакбыз? Россиянең бу гигант проблеманы ничек хәл итәчәге турында һичьюгы теоретик аңлау бармы инде?
– Безнең хәзерге торышыбызга караганда да күпкә начаррак хәлдә калып та, исән калу һәм үсү өчен бик зур ихтыяр көче куйган һәм хәзер дә куючы илләр мисаллары бар. Болар – Иран һәм Төньяк Корея.
Куркырга ашыкмагыз. Мин бу илләрнең икътисады турында тулаем алганда әйтмим. Бу илләр күп кенә мөнәсәбәтләрдә Россиядән радикаль рәвештә аерыла. Ә менә Иран һәм Төньяк Кореяның нигезле инновацион сәясәт алып бара алу сәләте турында исә сөйләргә мөмкин һәм кирәк.
Иран – Якын Көнчыгыштагы үз суперкомпьютерларын, үз газ турбиналарын, үз сәнәгать җиһазларын ясаучы бердәнбер ил. Ул – үз шәхси космик программасы булган бердәнбер ислам дәүләте. Иран үз спутникларын үз ракетасында, үз космодромыннан җибәрә.
Мөһим нюанс: бу – электән сакланып калган ниндидер иске эшләнмәләр түгел. Болар барысы да – алар көчле санкция басымы астында чакта тудырылган әйберләр. 1979 елгы ислам революциясенә кадәр Иран мондый нәрсәләрнең берсен дә эшли белми иде. Нульдән старт алган ил өчен бу – искиткеч зур үсеш. Сүз уңаеннан, халыкара журналларда басылган фәнни публикацияләренең үсеш темпы буенча Иран бүген әйдәп баручы урында тора. Иран – эре фәнни держава.
– Төньяк Корея – шулай ук эре фәнни державамы?
– Төньяк Корея бар көченә офшор программалаштыру буенча дөнья базарында катнашырга тырыша һәм катнаша. Пхеньян үз айтишниклары командаларын даими рәвештә чит илләргә җибәрә. Төньяк Корея үз җитештергән кайбер станок төрләрен чит илләргә экспортлаштырырга тырыша. Әйтергә кирәк, әлеге станоклар бик начар түгел.
Тагын бер мәртәбә ассызыклыйм: Иран һәм Төньяк Корея – Россия белән охшаш илләр түгел. Төньяк Кореяда бер файдалы казылма да чыгарылмый. Төньяк Корея ресурслар белән аз тәэмин ителгән. Иранда нефть бар, ләкин бу ил башка ресурслар белән начар тәэмин ителгән. Иран, мисал өчен, елына миллионнарча тонна ашлык импортлаштырырга мәҗбүр. Иранда тагын бөтен халык өчен һәм бар нәрсәне субсидияләүче күп гигант программалар бар. Бензин бәяләрен субсидияләү, товарларга түбән бәя сакларга тырышу, ислам идеологиясе белән бәйле бер өем социаль моментлар күп еллар проблема булып торды. Аларда халык чагыштырмача яшь. Бу – хезмәт базарына басым ясый.
Кыскасы, безнең илләрне чагыштырырга ярамый. Ләкин әгәр без технология һәм инновацияләр турында гына сөйлибез икән, нәтиҗә түбәндәгечә: хәтта изоляциядә килеш тә сез технология һәм инновацияләрне үстерә аласыз. Аны хәл итү өчен нәрсә кирәк? Сәяси ихтыяр көче, ресурсларны концентрацияләү, приоритетларны дөрес сайлау, дәүләти һәм шәхси инициативаны дөрес итеп яраштыру һәм куркынычсызлык һәм тышкы элемтәләрне саклауда дөрес баланс. Мәсәлән, импортны үз илеңдә җитештерелгән товар белән алмаштыруга тулысынча «кереп чумарга» ярамый. Мөмкин булган һәр җирдә үзеңнең тышкы базарда катнашуыңны саклап калырга тырышырга кирәк.
– Тышкы базарда катнашуыбызны саклап калу турындагы сорауга килсәк, Россия хәзер гарәп илләре, Кытай, Төркия кебек илләрдән генә торган чикле партнерлыкның критик бәйлелегенә эләкте, дигән фикер ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә?
– Ул дәрәҗәдә чикле сан түгел бу. 2000 елларда Россия тышкы сәүдәсенең 50%тан артыгы Европа союзына туры килгән вакытлар бар иде. Менә бу – чын-чынлап критик бәйлелек иде! Хәзерге күренеш алай ук куркыныч түгел.
Аерым очракларда бу бәйлелек уртак була. Без үзебезнең кайбер партнерларыбызга алар безгә зарур булган дәрәҗәдә үк кирәк. Әйе, без Кытайның тышкы икътисадында алар безнекенә караганда ярыйсы ук тыйнак урын алып торабыз. Әмма икътисад корал буларак кулланылган, ә дөнья һаман саен турбулент була барганда, без аларның энергетик куркынычсызлыгын тәэмин итә алыр дәрәҗәдә. Шушы әйбер генә дә безгә җитди мөһимлек бирә. Ләкин, Россия, әлбәттә, элек Мәскәү җитәрлек игътибар бирмәгән илләр белән үз элемтәләрен киңәйтер өчен армый-талмый эшләргә тиеш.
– Европа энергетика базарын югалту безнең икътисад өчен ни дәрәҗәдә куркыныч?
– Бу – көчле һөҗүм. Әмма тулаем алганда, Европа белән элемтәләрне югалту Россия икътисады эшчәнлегендә база нигезен үзгәртү өчен триггер булып тора.
Совет чоры тарихыннан соңгы зур өлешендә Россия тышкы сәүдәдә бик зур уңай сальдо һәм агымдагы операцияләрдә бик зур хисап профицитына ия булды. Андый юл белән килгән акчалар яки Үзәк банк резервы сыйфатында җыелып барды, яки ниндидер төрдә чит илгә чыгарылды һәм шунда инвестицияләнде.
Бездәге икътисади модель кысаларында бу акчаларга Россия эчендә кулланыш табу мөмкин түгел иде. Андый һәр эш я рубльнең артык нык ныгуына һәм Россия сәнәгатенең юкка чыгуына, яки инфляциянең тиз үсешенә китерер иде. Күпмедер дәрәҗәдә, Европага безнең искиткеч экспорт «атмосфераны җылыту» иде.
– Ләкин «атмосфераны җылыткан» өчен безгә ныклы валюта белән түлиләр иде, шулай түгелме?
– Әйе, түләделәр. Ләкин шул ук вакытта менә нәрсә килеп чыга иде: Европа союзы илләренең Россияне эксплуатацияләве хисабына, шушы икътисади модель нәтиҗәсендә, Россия элитасының бик зур өлеше рәхәт яшәде һәм баеды. Без аларга арзанлы чимал бирәбез, аннан алардан алган шул ук акчаның зур гына өлешен аларга ук кертәбез. Шушы акчалар өчен технологияләргә үтә алу яки теге я бу сорауны чишкәндә тавыш хокукына ия булуны таләп итәргә маташсак, безгә каршы киләләр иде.
Моның иң кычкырып торган мисалы – безнең бер эре корпорациянең «Опель» сатып алу омтылышы һәм Россия хакимиятенең 2000 елларда EADS Европа аэрокосмик концерны акционерлары арасына керергә омтылышы. Болар барысы да Европа җитештерү чылбырына керү һәм технологияләргә үтә алу өмете белән эшләнгән иде. Әмма, сәяси сәбәпләр аркасында, моннан берни дә килеп чыкмады. Килеп чыкмады – хәзер инде берничек тә килеп чыга алмаячак.
Безнең Көнбатыш валютада тупланган резервларны хәзер, мәгълүм булганча, туңдырдылар, ә киләчәктә конфискацияләргә җыеналар. Ә хәзерге модель кысаларында безнең андый зур резерв туплау өчен мөмкинлек юк. Аны туплауның мәгънәсе дә юк. Аны инвестицияләү өчен дөньяда инструмент юк. Хәтта Кытай акчасы – юань – андый сәясәт алып бару өчен ул дәрәҗәдә үскән финанс базары түгел. Элекке модель кайтмаска китте. Һәм, мөгаен, «Аллага шөкер, китте» дию кирәктер. Аның китүе Россия эчендә тирән сәяси, икътисади һәм социаль үзгәрешләр китереп чыгарачак.
– Мондый тирән үзгәрешләр ил халкының зур өлеше өчен яшәү дәрәҗәсенең нык түбән төшүенә китермәсме?
– Алар Россиянең бай кешеләренең өске 20-30%ы өчен куллану стандартларының түбәнүюен фаразлый. Сез сәяхәтләр, хезмәт күрсәтү, чит илдә сатып ала торган товарларга моңарчы булган мөмкинлекне югалтасыз. Ләкин калган халыкның тормыш дәрәҗәсе радикаль үзгәрер дип уйламыйм. Кайбер очракларда безнең эчке базардан чит ил конкурентларының китүе ил икътисадының моңарчы ныклап үсә алмаган тармаклары үсешенә китерергә мөмкин.
Проблема – Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә, хәтта АКШта да – моңарчы булган глобализация моделе бер яшәү урыны өчен әйбәт булса, икенче җирлек өчен берни бирмәвендә иде. Мәсәлән, АКШта Трамп өчен тавыш бирүчеләр – глобализация берни бирмәгән җирлек вәкилләре. Глобализация алар эшләгән заводлар ябылуга китерде, һәм алар «тутыккан пояс»та калдылар.
Ләкин Америка глобализация үзәгендә тору һәм, нигездә, аның бенефициары булу сәбәпле, АКШта глобализация өчен тавыш бирүче халыкны һәм аның аркасында югалтуларга дучар булучылар санын чагыштырсак, тигез чыга. Россия кебек илләрдә глобализациядән отучылар күпкә әзрәк.
– Илебезнең 1990 еллардагы гадәти күренеше – бюджетның катастрофик дефицитына кайту ихтималы ни дәрәҗәдә?
– Андый ихтималлык юк. Безнең – башка икътисад, башка бюджет сәясәте. Бюджет дефициты параметры бик зур контроль астында. Әгәр шундый куркыныч тудыручы шартлар – икътисадның шулай түбән төшүе һәм нефть-газ керемнәренең кимүе белән бәрелешсәк, без, мөгаен, рубль курсының түбәнәюе, ниндидер инвестицион программаларның туңдырылуын күрәчәкбез, һәм ситуация барыбер контроль астында булачак. Ләкин хәтта бу сценарий өчен дә әлегә нигез юк.
– Ә ике як та үз йөзен югалтмыйча, конфликтны компромисслы туктату, дигән сценарий мөмкинлегенә ышанырга нигез бармы?
– Бар. Ләкин ике якның андый килешү төзергә әзерлеге турында әле сөйләргә иртә. Һәм бу килешү, әлбәттә, Россия һәм Украина арасында булмаячак – хәтта шулай дип формалаштырылган очракта да. Чынбарлыкта, бу Россия һәм АКШ арасындагы теге я бу төрдәге килешү булачак, гәрчә Мәскәү һәм Вашингтон Украина буенча андый сөйләшүләр баруы турында фактны кире каксалар да. Алар арасында үзара аңлашу булмаса, бернәрсәнең дә мәгънәсе калмый. Россия ягы Европаның субъектлыгына ышанмый, Украинаның субъектлыгына – бигрәк тә. Мәскәү Украина ягы белән ниндидер эчтәлектәге килешүләргә әзер булмаячак.