Бөек Новгородта төнге клубта низагтан соң, 20 яшьлек кыз һәлак булган. Александра 3 декабрьгә каршы төндә Боровичи шәһәрендә югала. Ул биредәге төнге клубта дуслары белән ял итә. Икенче көнне кыз югалу турында билгеле була. Ул кичә вакытында эзсез югала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Кызның мәетен бер тәүлек узгач, кар көртендә – клубтан ерак түгел генә урында табалар. Ул өшеп үлгән. Александра автоюлчылар көллиятендә укыган, комбинатта сортларга аеручы булып эшләгән. Туган апасы Анастасия сүзләренчә, ул яңа егете янына күченергә, гаилә корырга җыена. «Без аның белән талашмадык, социаль челтәрләрдә «талашкан» дип язалар. Ул кичтә Саша хезмәттәшенең туган көненә барды. Башта ул сәүдә үзәгендә булган, аннары дуслары белән шул клубка киткән. Без кичке җиделәр тирәсендә соңгы тапкыр сөйләштек, бар да тәртиптә иде», – ди Сашаның егете Алексей. Иртән Александраны туганнары һәм дуслары эзли башлый. Алар полициягә хәбәр итә. Видеокүзәтү камераларын тикшергәч, кызны табалар. 15 г
«Кар көртендә таптылар». Клубта талашканнан соң ялангач килеш чыгып киткән кыз өшеп үлгән
8 декабря 20228 дек 2022
1
1 мин