Новосибирск шәһәр советы депутаты Светлана Каверзина шәһәр тукталышларының берсендәге агач бәдрәфне ремонтлатуы турында отчет урнаштырган. «Алайса, ишексез булгач, җил керә иде. Аңа кадәр (ишеген урнаштырганчы) юдылар һәм антисептик белән эшкәрттеләр. Санитар хәлен күзәтеп торачакбыз. Безнең машина йөртүчеләр яраклы шартларда эшләргә тиеш», – дип язган депутат. Ни өчендер сайлаучылар гына рәхмәтсез булып чыккан – депутатны мактарга бер дә теләмиләр. «Россия! 21 нче гасыр!» «Бу нәрсә, шаяртумы?» «Нинди хурлык!» «Моңа кадәр нәрсә булганын каравы кызыклы булыр иде». «Тырышлык өчен рәхмәт, билгеле, әмма бу пост бөтен дөньяга хәзерге Россияне күрсәтә». Депутат ханым үзенә негатив язучыларга җавап та яза. «Бу – Новосибирск районы, анда шундый бәдрәфләр», – дип, бәдрәф кирәклеген тәкрарлый, башка «берни дә эшләмәгән» депутатларны тәнкыйтьли. Аның бу тәнкыйте белән килешүчеләр дә бар. Депутат бәдрәфкә ишек куйдыру өчен ниләр эшләвен дә язган. «Депутат имзасы куеп рәсми хатлар яздым, депутат мө
Депутат агач бәдрәфкә ишек куйдыруы белән мактана: «Ишексез булгач, җил керә иде»
7 декабря 20227 дек 2022
1 мин