Серов шәһәреннән 20 км ераклыкта урнашкан Красноярка бистәсендә 71 яшьлек Любовь Л. вафат булган. Октябрь азагында бу хатын кардиология бүлегендә дәвалана. 3 декабрьдә ул үзен начар хис итә, күкрәк тирәсе януга зарлана. Туганнары сүзләренчә, урынга килгән табиблар, хатында – остеохондроз, аны хастаханәгә салырга кирәкми, ди. Тик туганнары Любовьны хастаханәгә алып китүне таләп итә. Аннары хатынны моргта «билгесез кеше» тамгасы куелган килеш табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Любовь социаль хезмәткәр булып эшләгән, мактаулы донор, хезмәт ветераны булган. Кияве сүзләренчә, ул моңа кадәр дә күкрәге януын, авырту сул кулына бирүен әйткән. Аның кан басымы да югары булган. «Без табибларга аның әле генә кардиологиядә ятып чыгуын, йөрәге белән проблемалар булуын әйттек. Ул утыра да алмый иде. Ашыгыч ярдәм 50 минуттан килде», – ди кияве Павел. Ләкин табиблар «остеохондроз» дип фаразлаган. Авыртуны баса торган укол кадаганнар. Кардиограмма ясагач, инфаркт та, патология дә булм
Йөрәге авырткан хатынны ашыгыч ярдәм алып киткәч, туганнары бер тәүлек чамасы эзләгән
7 декабря 20227 дек 2022
2 мин