«ВКонтакте» социаль челтәренең «Матурларым» төркемендә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың якын кешеләрендә кунакта булган видеосын урнаштырганнар. Видеоязмада җырчы татар әбисен кочаклап, «Сагыну» җырын җырлый. Җырда: «Алмалар өзәр идем лә, бауларга тезәр идем. Янмаса бу йөрәккәем, сагынуга түзәр идем», – дигән сүзләр бар. Видеоязма тамашачылар күңеленә үтеп кергән: «Бигрәкләр дә кызганыч. Нинди югалту! Сабырлыклар бирсен Аллаһкаем якыннарына Эльмираның, урыннары җәннәт бакчаларында булсын инде», «Йөрәк сыкрый, күңел әрни. Ышанасы килми бу хәбәргә... Ничекләр түзәр әнисе, балалары, якыннары. Урыны җәннәт түрендә булсын, тар каберләрең киң булсын. Сабырлыклар бир, Аллам, якыннарына», «Эх ул бала җирләү хәсрәтләре, бирмәсен иде лә Раббым берәүгә дә. Балалары да ятим калды, үзе чәчәк кебек вакытта төшеп югалды. Авыр туфрагы җиңел булсын, караңгы гүрләрен якты ит, Раббым», – дип язганнар. Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: ниб
«Янмаса бу йөрәккәем, сагынуга түзәр идем»: Эльмира Сөләйманова татар әбисе белән җырлый
17 декабря 202217 дек 2022
2
1 мин