Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булды. Җырчы соңгы тапкыр «Мәйдан» телеканалы төшергән «Яңа ел тапшыруы»нда җырлаган булган. Бергә чыгыш ясаган видеоларын «Интертат»ка җырчының баянчысы Фәйзелхак Хәлимов җибәрде. Эльмира әлеге видеода күз нурлары – балалары турында җыр башкара. Нәсел агачымның җимешләре – Балаларым тугач дөньяга, Тормыш гөлем хуш исен таратты, Рәхмәт укып туймыйм Ходайга. «Күз нурым» дип эндәшәм кызыма, «Йөрәк маем» диям улыма. Газизләрем бәхетле булсалар, Тынычлык аламын җаныма… «Мәйдан» теленканалындагы сценарист Эльвира Шакирова Эльмираның әлеге чыгышы турында болай дип искә ала: «Ике атна элек кенә Эльмира белән съемкаларда күрештек. Эльмира кәефсез иде. Әллә каушады, әллә борчылды, әллә чирләде, әллә депрессиядә иде… Кулларыннан тотып утырдым. «Кулың салкын, туңмыйсыңмы?» – дип сорадым. Бөтен җырчылар җырлап бетергәч кенә, иң соңгы булып җырлады ул. Бу чыгышы гомерендә соңгысы булыр, дип, кем уйлаган...» Җырчы Эльмира Сөләйманова ва
Эльмира Сөләйманованың соңгы җыры: «Күз нурым дип эндәшәм кызыма, йөрәк маем диям улыма»
16 декабря 202216 дек 2022
5
1 мин