Юлия мәктәпне тәмамлап өч ай узуга ук кияүгә чыкты. «Иртәрәк түгелме соң әле?» – дип төпченде туганнары. Әмма әбисе оныгын яклады. «Яшь вакытта кияүгә чыгып калырга кирәк, аннан соң була ул, беркем дә алам дип тормас», – диде ул. «Нинди соң булсын инде! Ичмасам, институтны бер-ике ел укысын, гаилә тормышына чумарга өлгерер әле», – дип аптырады туганнары. Әмма кызның түземлеге беткән иде. Илнурына башын югалтып гашыйк булды бит. Ансыз хәтта яшисе дә килмәде. Туганнары «ашыкма» дип күпме генә үгетләсә дә, Юлия каршы иде. Яшьләре генә елгадай акты. Әле үз фатиры булган әбисе хуплап торды, ул яшьләрне шул фатирда яшәтергә теләде. «Нигә бәйләнәсез балага? Тели икән – чыксын! Институтка укырга керде, яшәр җире бар. Илнур эшләп тора. Яшьләрнең бәхетенә аркылы төшмәгез әле алай. Үзегез ничә яшьтә өйләнештегез соң?» – дип, әби дә үз сүзен бирмәде. Юлиянең әнисе икенче курста укыганда кияүгә чыкты, әмма ул балага узган иде. Әле мондый хәл килеп чыкмаган булса, тагын йөрер иде рәхәтләнеп. Аннан Ю