Найти тему
Интертат

«Бер дә истән чыкмыйсың...» – җырчы Нурисламга 65 яшь тулган булыр иде

Вафатына шактый вакыт үтсә дә, җырчы Нурисламның социаль челтәрдәге сәхифәсе яши бирә. Исән булса, бу көннәрдә җырчыга 65 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан якыннары аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә сәхнәдәге чыгышын куйганнар. Ул анда иң популяр җырларының берсе – «Һәр көнне керәсең төшемә» җырын җырлый.

Виртуаль дуслары да мәрхүм җырчыны юксынулары турында комментарийлар язалар.

«Урының җәннәттә булсын, Нурислам. Бер дә истән чыкмыйсың. Сәдакалар биреп торам. Бу җырың телефоным шалтыраганда тора»;

«Иртә китте шул, яшисе дә яшисе иде әле. Рухы шат булсын»;

«Тавышы искиткеч иде. Яратып тыңлый идем. Тыныч йокла, Нурислам», – дип язалар.

Комментарийларда Нурисламга багышлап бихисап күп видеолар ясап, Интернетка куеп баручы Гөлнара исемле ханымга да аерым рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.

  • Җырчы Нурисламның улы: «Әти йорты белән саубуллашырга чыгып, ишегалдында җан бирде»

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц