Җырчы Рамил Закиров 33 яшь тулган көнне узган елга нәтиҗәләр ясаган. Ул постында, тормышындагы күңелле вакыйгалар белән беррәттән, дин юлына басарга сәбәпче булган ачы югалтулары, рухи яктан үзгәрүе турында яза. «Мин әлеге елның үзем өчен хәлиткеч, ниндидер текә борылышлары булган ел булачагын белә идем. Ләкин ул борылышның ни дәрәҗәдә текә булачагын күз алдына да китерә алмаганмын. Мин күп нәрсәне аңладым, бик күп әйберләргә башкача карый башладым. Мин үземнең бердәнбер энекәшемне югалттым. Аңа 27 яшь иде. Миңа 32… Рөстәм бик иртә китте. Ул минем дустым да, энем дә, остазым да иде. Хәтта үзенең кисәк китеп баруы белән дә ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Мәсәлән, приоритетларны дөрес куя башларга, эшлисе эшләрне озакка сузмыйча эшләргә. Якыннарым, әти-әниләрем белән ешрак очрашырга, аларга ярату сүзләре әйтергә. Акча – икенче пландагы әйбер. Син китеп барсаң, аларның беркемгә дә кирәге булмаячак. Ә менә бурычларны башкаларга түләргә туры киләчәк. Банкларга аларга барыбер. Шуңа күрә мин
Рамил Закиров: «Барлык бурычларымнан котылдым. Хәзер кредит алган очракта... »
2 декабря 20222 дек 2022
2 мин