Найти в Дзене
Интертат

Илсөя Бәдретдинова операция кичергән: «Бүгенге көндә гистология көтәм…»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында үзенең зур борчуы турында әйтеп киткән. «Лилия сөйлисе түгел нәрсәләрне дә сөйләтте. Аны хөрмәт иткәнгә, алдый алмадым», – дип яза ул, тапшыруның анонсын куеп. Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан: «Авыруыгыз турында ишеттек. Бик катлаулы диагноз турында сүз бара дип беләм», – дип сораган. «Лилия, мин синең бу сорауны бирәчәгеңне белдем, көттем. Яшерер нәрсәм юк – күптән түгел операция кичердем. Аңлаганнар аңларлар, бүгенге көндә мин гистология көтәм…» – дип җавап биргән аңа җырчы. Комментарийларда дуслары, яраткан җырчыларының кәефен күтәрергә тырышып, юату сүзләре язып калдырганнар. «Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, барысы да яхшы булыр, дип өметләнеп калабыз. Сез – безнең эстраданың йөзек кашы»; «Ядкәревна, ахыры хәерле булсын»; «Барысы да яхшы булыр. Сездәге энергия, стиль, талант. Тизрәк терелегез, әле күп еллар безне сөендереп, куандырып яшәргә насыйп булсын»; «Борчылма, мин дә ике тапкыр үттем ул

Җырчы Илсөя Бәдретдинова «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында үзенең зур борчуы турында әйтеп киткән.

«Лилия сөйлисе түгел нәрсәләрне дә сөйләтте. Аны хөрмәт иткәнгә, алдый алмадым», – дип яза ул, тапшыруның анонсын куеп.

Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан: «Авыруыгыз турында ишеттек. Бик катлаулы диагноз турында сүз бара дип беләм», – дип сораган.

«Лилия, мин синең бу сорауны бирәчәгеңне белдем, көттем. Яшерер нәрсәм юк – күптән түгел операция кичердем. Аңлаганнар аңларлар, бүгенге көндә мин гистология көтәм…» – дип җавап биргән аңа җырчы.

Комментарийларда дуслары, яраткан җырчыларының кәефен күтәрергә тырышып, юату сүзләре язып калдырганнар. «Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, барысы да яхшы булыр, дип өметләнеп калабыз. Сез – безнең эстраданың йөзек кашы»;

«Ядкәревна, ахыры хәерле булсын»;

«Барысы да яхшы булыр. Сездәге энергия, стиль, талант. Тизрәк терелегез, әле күп еллар безне сөендереп, куандырып яшәргә насыйп булсын»;

«Борчылма, мин дә ике тапкыр үттем ул яман шеш операциясен. Бүгенге көндә йөгереп йөрим. Ходай яратканнарына гына бирә андый сынауларны. Бирешмә, син үзең генә түгел», – дип яза алар.

Тапшыруның тулы вариантын якшәмбе 18.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.