Найти в Дзене
Интертат

Шәйморатов батальоны Телеграм каналы Ренат Алиев исемле сугышчының батырлыгы турында яза

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби, Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны взводы командиры Ренат Алиев батырлык үрнәге күрсәткән – ул көндәшен әсирлеккә алган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Шәйморатов батальоны Телеграм каналына сылтама белән яза.

Дүрт хәрбидән торган разведка төркеме, шул исәптән Ренат Алиев та, Украина Кораллы Көчләренең җиде кешелек диверсия-разведка төркемен таба.

Кече сержант Ренат Алиев оборона оештыра. ВСУның алты хәрбие юкка чыгарыла, тагын берсен Ренат Алиев коралсызландыра һәм штаб подразделениесенә алып кайта.