Җырчы Илгәрәйнең әтисе Рәхимулла абый вафатына 3 ел булган икән. Моннан 3 ел элек әлеге ачы хәсрәт турында Илгәрәй үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән иде. «Әти, әтием, урының җәннәттә булсын! Син безнең өчен үрнәк кеше булдың! Синсез ничек яшәрбез – күз алдына да китерә алмыйбыз!.. Сүз бирәм, әтием, бүгенге көнгә кадәр йөзеңә кызыллык китермәдек, алга таба да кызыллык китермәбез!» – дигән иде ул чагында Илгәрәй. Бүген дә ул әтисенә булган җылы сагыну хисләре белән шәхси аккаунтында уртаклашкан. «Әтигә 3 ел бүген! Вакыт үткән саен җиңелрәк була, диләр. Юк, алай түгел, вакыт барган саен сагынам сине, әти! Алга таба ни булыр – әйтә алмыйм. Ләкин син гел безнең уйларда! Без синең белән бергә эшләгән җырдагыча, син гел безне сабыр булырга өйрәттең, вакыт үзе һәрнәрсәне тиешле урыннарга куячак, дидең. Шушы вакытны көтәм, әти! Әле дә истә: үзең авырып ятасың, көчкә сөйләшеп, миңа «вацап»тан: «Улым, нихәл, кайларда? Ашадыңмы, концертыңа күпме кеше җыелды?» – дип, борчылып сорый иде
Илгәрәй: «Әти бу җырны үләр алдыннан 56 тапкыр тыңлаган... 56 яшендә китеп барды»
2 декабря 20222 дек 2022
1 мин