Найти в Дзене
Интертат

Украинадагы солдат Чаллы хатыннары үргән маскировка ятьмәләре нигә кирәк икәнен күрсәтте

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы солдат маскировка ятьмәләрен ничек куллануларын күрсәткән. Бу ятьмәне Чаллыда яшәүче хатын-кызлар бәйләгән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

Ул маскировка ятьмәләрен бәйли торган цехка фронттагы ниндидер объектның фотосын җибәргән. Бу объект куе үлән төсендәге япма белән капланган.

Аудиохәбәрдә солдат: «Ятьмәләр шәп, алар өчен зур рәхмәт!» – дип өстәгән.

«Безнең бәйләүчеләр үз эшләрен шундук таныды. Бик сөенделәр. Тырышлыгың кергән әйберне куллануларын күрү рәхәт», – диде проектның кураторы.

Аның сүзләренчә, бәйләүчеләрнең эше өзлексез бара. Ятьмәләрнең чираттагы партиясе сатып алынган. Битараф булмаган гражданнар чүпрәкләр алып килә (хәзер ак төстәге тукымалар актуаль), ятьмәләрне үрергә дә киләләр.

  • Запастагы полковник: «Фронтка бүген ак маскировка халатлары кирәк»