Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Балтачта шикәр диабетын профилактикалау буенча зур чара уза (+фото)

Бүген район үзәк хастаханәсендә шикәр чире белән көрәшүчеләр белән бергә бер җыелышып сөйләшү бара.

Шикәр диабетын профилактикалау айлыгы кысаларында Балтачта авыруны профилактикалауга багышланган чара уза. Чарага «САЛАМАТ+» иҗтимагый сәламәтлек үзәге, «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды вәкилләре, республика клиник дәваханәсенең югары класслы белгечләре чакырылган. Алар замана чирен ничек булдырмаска, профилактика юнәлешендә ничек эшләргә, шикәр чире белән авыручыларга карата нинди ярдәмнәр каралганлыгы хакында сөйләделәр. Чарада катнашучылар белгечләрнең лекцияләрен тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Балтач район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев белдерүенчә, районыбызда әлеге чир белән 800гә якын кеше авырый, шуларның бишесе 18 яшькә кадәрге балалар. Шикәр диабеты короновирус вакытында күп ачыкланган.

-2
-3
-4
-5
-6
-7