Социаль челтәрләрдә Әбри Хәбриевның «Бәхет» дигән яңа клибы чыкты. Җырның сүзләрен шагыйрә Гөлнара Җәлилова, ә көен артист үзе язган. Клипта Әбри Хәбриев балалар бакчасында тәрбияче булып «эшли». Аның төркеменә элекке сөйгәненең кызы да йөри. Клипны караучылар артистны хуплап, җырны ошатып, комментарийлар калдырган. Яңа клип – артистның «Урталайга бүлдем» дигән клибының дәвамы. Клипта катнашучы Әбринең «сөйгәне» һәм «көндәше» дә элеккеге клипта катнашкан булган. Клип азагында «дәвамы бар, дип вәгъдә ителә. Димәк, клипның өченче сериясен көтәбез.
Әбри Хәбриев яңа клибында балалар бакчасында тәрбияче булып уйнаган
1 декабря 20221 дек 2022
1
~1 мин