Найти тему

Һомосексуализм вә эпигенетика

Ул фәнни сорау. Чыннан да, пропаганда һомосексуализмны булдыра аламы, юкмы, ул катгый фәнни сорау (funny түгел). Ул сорауга пиджакка значок кигәннәр утырышта кнопкага басканнар экспертизасыз җавап бирә алмыйлар. Аларның үз башы җитмәс :)

Әйдәгез бу мәкаләдә "һомосексуализм рөхсәт ителгәнме юкмы" сораудан арыныйк әле, гадилек өчен, юк, рөхсәт ителмәгән булсын, ул рөхсәтсезлек дәлилләнгән дип саныйк (чынбарлыкта дәлилләнмәгән булса да). Төрле экономик я демографик сәбәптән. Аны булдырмау мәсьәләсе куелган. Ничек чишелә?

Әлбәттә, беренчедән аның табигатен аңлау. Ә монда сюрприз.

Изображение сгенерировано моделью ruDALL-E от Сбера по запросу "Гомосексуализм и эпигенетика"
Изображение сгенерировано моделью ruDALL-E от Сбера по запросу "Гомосексуализм и эпигенетика"

Заманча фәнни хезмәтләре буенча ул аның табигате, барлыкка килү асылы эпигенетикада нигезләнгән. Димәк, 1) беренчедән, яралгының геннәре, нинди алар, һомосексуализмга бирүчәнлеге бармы-юкмы аларда 2) икенчедән, анасының һормоннар фоны, яралгының үсеше шартлары. Ике фактор бергә кушылса, һишчиксез һомосексуализмга бирелүчән организм килеп чыга. Аннан, аны культура белән мохит киресенчә, пропагандалап, гетеросексуаль мөнәсәбәтләргә күндерә. Теләкләрең урынына ихтияҗларыңны тормышка ашыр дип. Шул күндерү аркасыннан, шул геннар популяциябездә кала.

Эпигенетик процессларының өйрәнүчеләргә бер генә сорау: беренче факторга популяциябездән күпме кеше бирелүчән? 1, 10, 90%?

Әгәр идеологларыбызга ул фактлар ачык булсалар, әгәр алар шул фактларны белеп, фәнгә нигезләнеп, идеологиясеннән баш тартсалар, ул фәнни подход белән печтек идеология дуамал нәтиҗәгә безне китерәчәк.

Күз алдына китерегез! Әгәр генетика тарафыннан һомосексуализмга һәвәсләр 10%тан кимрәк булса, гей тумасын өчен, ата белән аналарны генетик скринингка җибәрер иделәр. "Сездән точны гумик туачак, баланы планлаштыру катгый тыела". Әгәр ул хәлгә төшү 90%тан артык кеше бирелүчән, йөкле анасына атна саен һормон анализларын бирү таләпләре бирелә. "Эчегез шуны, эчегез моны, эчмәсәгез балагыз гей булыр бит, сез гаепле булырсыз".

Ә сез ничек уйлыйсыз? Фәнни белем идеологиянең мәкерле ниятен ватып бетерәме? Яки катлауландыра гынамы?