Якутиядә физкультура укытучысы дәрестә укучы малайга һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Югары Вилюй районындагы әлеге вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә таралган. Видеода олы яшьтәге укытучы һәм өлкән сыйныф укучысы башта кычкырып сөйләшә, аннары укытучы үсмерне муеныннан тотып ала һәм аңа кычкыра. Вакыйга 28 ноябрьдә булган. Хәзер укытучыга карата тикшерү бара. Ул эштән үз теләге белән китү турында гариза язган. «Укытучы үз теләге белән эштән китте, педагогларча булмаган гамәл кылуын таный. Ләкин, моңа карап, тикшерү булмый калмый, хәзер хезмәт тикшерүе бара. Бәяне хокук саклау органнары бирәчәк», – дигән районның мәгариф идарәсе башлыгы Спиридон Борбуев. Мәгариф идарәсе белешмәсе буенча, низаг дәрестә балалар талашудан башлана. Укытучы аларны туктатмакчы була. Ләкин укучыларның берсе аңа сүгенә. Шулай ук тагын бер факт бар – күптән түгел генә укытучының туганы үлгән, бу көнне ул туганын моргтан алып кайтырга тиеш булган. Социаль челтәр кулланучылар төрлечә уйлый, ке
«Туганын моргтан алырга тиеш иде». Ярсыган укытучы үсмер малайга һөҗүм иткән
29 ноября 202229 ноя 2022
1 мин