Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән инде егет булып үсеп җиткән улы Нариманның үзара мөнәсәбәтләре ничектер үзенчәлекле. Ана белән бала мәхәббәтеннән тыш, алар арасында ниндидер иптәшләрчә дуслык та бар. Читтән караганда, бер-берләрен ярты сүздән, бер күз карашыннан аңлыйлар сыман тоела. Илсөянең социаль челтәрдәге сәхифәсен күзәтеп барганнар белә: әнисе гастрольләргә киткәч, Нариман еш кына гөлләргә су сибәргә, идән юарга һәм башка шуның ише көндәлек өй эшләрен эшләргә оныта бугай. Моңа аптырыйсы түгел: һәр ир бала белән була торган күренеш. Илсөя исә, уенын-чынын бергә кушып, виртуаль дуслары алдында, шәхси аккаунты аша улына бу эшләрне эшләргә кирәклеген исенә төшереп, даими «төрттереп» тора. Бу юлы да җырчы: «Кайтам бүген, «чувак»! Фикус, идән, сөт, күкәй, туалет кәгазе һ.б. Яратам!» – дип, Нариманга «хат» язган һәм улының фотолары белән уртаклашкан. Моны укып, бик күпләрнең кәефе күтәрелгән. «Нариманчо, держись, Проверка едет», «Нариман, әниең кайтуга, идәнгә сөтне түгеп, өстенә күкәйн
«Кызлар, сак булыгыз!..» – Илсөя Бәдретдинованың улын бәялиләр
29 ноября 202229 ноя 2022
2
1 мин