Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

ЯЛГАНЛАРГА ӨЙРӘТӘ АЛМАДЫЛАР

Әлхәмдүлилләһ, гомер инде узып бара, тәки ялганларга өйрәтә алмадылар, инде калган гомеремне дә ялгансыз уздырырга насыйп итсә иде Раббыбыз. Мәктәптә укыган вакытта да укытучыларның ялгышлыкларын төзәткән вакытта: “Дәшмичә кала алмыйсың инде”, дип ачулана иделәр. Мәктәпне тәмамлап аттестат алып чыгып киткәндә, минем хөрмәтле ике укытучым: “Расим, тормыш юлында гел дөреслекне генә сөйләсәң, кыенлыклардан башың чыкмаячак, кайчагында дәшми калырга да өйрән инде”, дип киңәш биреп озаттылар. Әйе, укытучыларыма рәхмәтлемен, әлбәттә алар әйткәнчә гел кыенлыклардан башым чыкмады. Армиягә чаклы Әлмәт каласындагы РСУ конторасында балта остасы итеп эшкә урнаштым. Анда төзекләндерә торган йортларда кипшенеп аралары ачылган такта идәннәрне кысып җәябез, ватык ишекләрне, тәрәзәләрне алмаштырабыз. Бер мәлне яңа төзелешкә җибәрделәр, яңа идәннәр җәяргә, тәрәзәләр, ишекләр куярга. Конторада инде 10 елдан артык эшләүче балта осталарының минем кебек “новичок” белән эшлиселәре килмәде. Миңа бригадир аеры

Әлхәмдүлилләһ, гомер инде узып бара, тәки ялганларга өйрәтә алмадылар, инде калган гомеремне дә ялгансыз уздырырга насыйп итсә иде Раббыбыз.

Мәктәптә укыган вакытта да укытучыларның ялгышлыкларын төзәткән вакытта: “Дәшмичә кала алмыйсың инде”, дип ачулана иделәр. Мәктәпне тәмамлап аттестат алып чыгып киткәндә, минем хөрмәтле ике укытучым: “Расим, тормыш юлында гел дөреслекне генә сөйләсәң, кыенлыклардан башың чыкмаячак, кайчагында дәшми калырга да өйрән инде”, дип киңәш биреп озаттылар. Әйе, укытучыларыма рәхмәтлемен, әлбәттә алар әйткәнчә гел кыенлыклардан башым чыкмады.

Армиягә чаклы Әлмәт каласындагы РСУ конторасында балта остасы итеп эшкә урнаштым. Анда төзекләндерә торган йортларда кипшенеп аралары ачылган такта идәннәрне кысып җәябез, ватык ишекләрне, тәрәзәләрне алмаштырабыз. Бер мәлне яңа төзелешкә җибәрделәр, яңа идәннәр җәяргә, тәрәзәләр, ишекләр куярга. Конторада инде 10 елдан артык эшләүче балта осталарының минем кебек “новичок” белән эшлиселәре килмәде. Миңа бригадир аерым бер 3 бүлмәле фатирны ясарга куйды. Мин инде тәмәке тартмагач, сөйләшеп утырырга кеше булмагач, төшке ашка чаклы фатирның ике бүлмәсендә идәннәрне җәеп тә куйдым. Төштән соң өлкән балта осталары минем эшне карарга керделәр дә, мине эт итеп сүгәргә тотындылар: “Син анаңның фәлән-фәсмәтәне, синең әллә мозгаң эшләмиме, ни өчен син идәнне болай тигез итеп җәясең, әллә бу фатирны сиңа бирәләрме?” дип миңа акыл өйрәтә башладылар. Миңа үзләре өчәү җәйгән идәнне алып кереп күрсәттеләр, әле бер бүлмәнең дә идәнен җәеп бетермәгәннәр, өстенә баскач идәннәр шыгырдап тора. Бер 40 яшьләрдәгесе әле идән астына кәкәй итеп тә куйды, “нәчәлникләр иснәп яшәсеннәр әле”, ди. Бригадир килгәч миңа акыл өйрәтер өчен үзләренә сорадылар, әмма бригадир минем эшне кереп карады да, “юк егетләр, аны мин үзе генә эшләргә калдырам”, диде дә, миңа рәхмәт әйтте. Бригадир яхшы кеше булып чыкты минем бәхеткә.

Армиядәге хәлләрне сөйләп тормыйм, анда хезмәтем җиңел булды, кайбер очракларны исәпкә алмаганда. Армиядән соң нефть сәнагәте белән бәйле оешмаларда эшләдем. Кайсы гына оешмада эшләсәм дә, эшне җиңеләйтүче яңалыклар керткәләдем, кем әйтмешли; “рационализаторское предложение”ләр бирә идем. Шул яңалыкларны тормышка ашырыр өчен сызган сызым белән технологлар янына кергәч: “Возьми меня соавтором”, дип теңкәмне корытмыйча калмый иделәр.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дип әйткән бабаларыбыз сүзенә тугры калып, авыл хуҗалыгында да үземне сынап карадым. Бер совхозда баш инженер итеп куйдылар. Иң әүвәл авыл хуҗалыгы техникаларын барлап чыктым, 12 тракторның 2 генә төзек, 8 машинаның 3 генә, 14 комбайнның 8 се генә төзек. ЦСУдан (Үзәк Статистик Идарә) кәгазь килеп төште, күпме техника төзек, күпмесен төзекләндерергә кирәклеге хакында. Ничек бар шулай язып җибәрдем, ике көннән “коверга” чакыралар. “Синең башың бармы? Монда нәрсә яздың? Син безнең эшне юкка чыгарырга телисеңме?” – диләр. Мин ничек бар, шулай язганлыгымны әйттем. “Безгә ким дигәндә 85 % төзек техника дип язып бир”, диләр. Ярар мин әйтәм, “Менә миңа нинди запчастьләр кирәклегенең исемлеген төзедем, шул запчастьләрне миңа “Сельхозтехника”дан бирәләр икән, бер атнадан 85% түгел, 100% барлык техникалар да төзек булачак”, дидем. Миңа овчарка тавышыннан да ныграк тавыш белән: “Миңа синең техникаларың чертыма да кирәк түгел, син безгә 85% техника төзек, дип язып бир”, диде. Мин инде йомшак кына итеп; “Фәлән Фәләнович, сез, миңа кычкырырга хокук бирә торган таныклыгыгызны күрсәтегез әле”, дим. “Миндә бер танк та юк”, ди бу. Мин көлеп җибәреп: “Юк, мин танк сорамыйм, кешеләргә кычкырырга хокук бирә торган удостоверениегез бармы, дип сорыйм”, дигәч катып калды.

Кыскасы, 3 ай буе совхоз директорының запойда эчеп ятуына беркемнең дә исе китми, беркем дә аны орышмый да, урыныннан да алмый, иң мөһиме син совхозга, совхозда эшләүчеләргә файда китерә торган гамәл генә кылма. Акны – кара, караны – ак дип әйтсәң, рәхәтләнеп яшәргә була.

Сүзне озынга сузмыйча, шуны әйтәсем килә, авыл хуҗалыгын бетерүдә бу ЦСУда утыручылар зур хезмәт куйдылар әлбәттә.

7 ел Мәскәүдә ЗиЛ заводында эшләдем, анда да шуный ук хәлләр. Ялганлый һәм ялагайлана белсәң, синең дәрәҗәң зур була.

1992 елда Казанга кайттым. Анда ТИҮгә йөри башладым. Татарстанга азатлык алу теләге бик көчле иде. Төрле чаралар оештыруда башлап йөрүчеләр арасында булдым. Вафирә апа Гыйззәтуллина, Марат абый Мөлеков кебек татар өчен җан атып йөрүчеләр белән аралашу минем өчен зур дәрәҗә булды. Мин ТИҮгә килгәндә “черек күл” аша САдан кыскартылып кайткан полковниклар инде ТИҮне икегә бүлеп өлгергән иделәр. Фәүзия апа белән ныгытып аралашырга туры килмәде, полковниклар: “Фәүзия Бәйрамова белән аралашканыңны белсәк үзеңә үпкәлә”, диделәр.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән башка бернинди дә азатлыкка ирешеп булмаганына төшенеп, 1997 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә читтән торып укырга кердем. “Аллаһы юлына баскан кешеләр ялган сөйләмәсләр, ялганлашмаслар”, дип фикер йөрттем... Төркемебездә йөздән артык кеше иде, чама белән яртысы хатын-кызлар, ярты төркем ирләр иде. Ирләрнең күбесе: “Тиздән пенсиягә чыгасы, пенсиядә чакта кулга бер эш кирәк бит инде”, диеп укырга килгәннәр. Мин әле алар арасында яшь ир булып тора идем, миннән дә яшьрәкләр 3-4 кенә кеше иде. Икенче курста укыганда безнең төркемгә бер яшь егетне китерделәр, көндезге бүлектә укып фәннәрне үзләштерә алмаганга безнең төркемгә күчергәннәр. Бермәлне шул егет мөгаллимгә сорау бирә: “Менә бит инде комонавтлар күккә менеп төштеләр, алар да Аллаһыны күрмәгәннәр, Аллаһы кайда утыра икән?” – ди. Мин бу егетнең соравыннан әллә нишләп киттем. Мөгаллим тукталып тормады, бераз кызарды да, дәресне дәвам итте. (Ул егетне башка күрергә насыйп булмады, мәдрәсәдән чыгардылар бугай). Тәнәфескә чыккач бу егет янына килдем дә: “Энем әйт әле, ни өчен син мәдрәсәгә укырга килдең, мондый сорауны бит бик надан әби кеше дә бирми бит?” – дип сорвыма, егет чак кына да кыенсынмыйча: “Абзый, әллә син диванамы, син менә кыш көне 40 градус салкында төзелештә эшләп кара да, җылы мәчеттә бабайларны намаз укытып кара, кайсысы яхшырак?” – дип соравыма сорау белән җавап кайтарды. Мин кул селтәп китеп бардым. Хәзер уйлап торам әле, әллә бүгенге мөфти егетебез дә, космонавтлар Аллаһыны күрмәгәннәр бит, шулай булгач Аллаһы күктә дә түгел, җирдә дә түгел, дип адашкан Матуриди сүзләренә ышандымы икән әллә?

Имтиханнар биргән вакытта гаҗәпләнә идем, гомер иткән ирләр, хатын-кызлар – шәкертләр имтиханга төрле шпаргалкалар язып килә иделәр. Ниндидер дөньяви уку йортларында ярар инде, дипломны ничек тә эләктерергә кирәк, дип шпаргалка кулланалар инде, монда бит Аллаһының туры юлын өйрәнергә килгән шәкертләр. Сорый идем инде, нигә шпаргалка кулланасыз, Аллаһы каршына бит шпаргалка белән барып булмаячак? – дип. Без бит әле Аллаһы каршында түгел, диебрәк җавап бирә иделәр.

Туган районыма кайтып ике ел мәчеттә дә эшләп алырга туры килде. Шунда эшләгәндә яшь хәзрәтләр минем өчен борчылып киңәш бирделәр: “Расим хәзрәт, син нигә халыкка дөресен сөйлисең? Үзеңне бит аннары мәҗлесләргә чакырмый башлыйлар”. Мин киребеткән, аларның киңәшләрен тотмыйча һаман дөресен сөйләп, бүгенге имамнарның дошманы булып беттем инде.

ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺ, КОММУНИСТЛАР ДА, ДЕМОКРАТЛАР ДА, ИМАМНАР ДА ЯЛГАНЛАРГА ӨЙРӘТӘ АЛМАДЫЛАР. Шуның белән үземне бәхетле хис итәм.

Рәсим Хәбибуллин