Найти тему
Интертат

«Бу бабай сине уздырды бит» – Илнат Фәрхуллин 83 яшьлек бабайны биеткән

Илнат Фәрхуллин «Казан егетләре» төркемендә булганда да башка егетләрдән бию хәрәкәтләре белән аерылып тора иде. Үзе генә иҗат итә башлагач, ул тагын да ачылып китте. Бу юлы Илнат Фәрхуллин социаль челтәргә 83 яшьлек бабай белән биегән видео куйган һәм бабайга бәя бирүне сораган.

«Брат, бу бабай сине уздырды бит», – дип язган «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов.

«Илнат – картлыкта» булган бу», «Илнат, син җырлаганда, җансыз да җанланып бии башлар», «Бабай молодец», «Молодец, бабайны да, безне дә биеттегез», – дип комментарийлар калдырганнар.