27 ноябрьдә кич белән Мәскәүдә ике бала белән аларның анасын «КИА» кроссоверы таптый. Әнисе, олы баласы һәлак була, коляскада ята торган сабый исән кала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Кич белән 37 яшьлек хатын «КИА» кроссоверы белән идарә итә, ул тротуарга чыга һәм ике баласы белән бара торган хатынны таптый. Балаларның берсе коляскада була. Хатын-кыз урында ук һәлак була. Олырак бала ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Нәни баланы хастаханәгә китерәләр. Автомобиль белән идарә итүче хатын наркотиклар кулланып исерек була. Бу турыда прокуратура хәбәр иткән. Ведомство белешмәсе буенча, әлеге җинаять «машина йөртүче кеше исерек килеш юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм ике кеше үлеменә китергән» буларак классификацияләнә. Әлеге җинаять өчен 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Фаҗига мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Кадрларда балалы хатынга машина бәрелүе күренә. Кроссовер трамвай линияләрен узып чыга, ике тоташ полосаны кисеп үтә, тротуарга чыга, аннары ян-ягына ав
«Әнисе һәм Әмир үлде, Амалия хастаханәдә». Ике балалы хатынны машина таптаган
28 ноября 202228 ноя 2022
1 мин