Тормыш күренешләре
Редик, Эдуард белән эшкә башлаган беренче айларында ук телгә килде.
—Мин синең кебек җылы кабинетта чәй эчеп утырмыйм. Акчаны дөрес исәплә! — дип кычкырды Редик.
— Кеше хакына кергәнем юк, — диде Эдуард тыныч кына.
Эшчеләр бригадасын җитәкләгән Фәнзир, ишек артына басып ике арадагы бәхәсне тыңлап тора, күңеленнән шатлана.
—Аңламыйсың гына, Редик, көн саен иртә белән эшкә килеп шефка сине әләкләп чыга... — Фәнзир, Редикның тагын кыздырырга теләп күңеленә коткы өстәп кенә тора.
Атна саен үткән оператив сөйләшүләрдә Эдуардның һәр сүзеннән гаеп таба Редик. Ак дисә, кара ди, кара дисә, ак дип төзәтә. Башкалар кебек моңа Эдурад та әлләни әһәмият бирмәде. Ә Редикны бу чыгырыннан чыгарды.
—Син армиядә дә булмаган молокосос. Изәм мин сине бер. Урамга чыгасыңмы? Разборкага чакырам. Тотып ярам. Шуннан тынычланам, — дип янады соңгысында, бераз “салып” алган Редик.
—Чыгам урамга, ник чыкмаска? Тик бүген чыга алмам. Өйгә кил.
—Киләм. Күрмәгәнеңне күрсәтәм, б...
Эдуард ул көнне эшеннән вакытында кайтты. Кайтуына коляскасына утыртып киткән әтисе егылган, буялган иде. Өстен алышып, җылы су алып юып, тәртипкә китереп күтәреп урынга салганчы вакыт үтте. Кыңгырауга баскан Редикны каршы алырга чыга алмады.
—Керергә буламы? — Редик өй ишегенә шакыды.
—Кер, кер, үт, әйдә, Редик. Тәәәк, менә, әти, тынычлап ял ит инде хәзер. Астыңны алыштырдым. — Егет ярым хәрәкәтсез гәүдәне зур яктагы диванга яткырды. Әтисе, дәшмәде, түшәмгә карап ятты, ыңгырашкандай итте.
Өй эчендәге гади тормышны, тәртипне күреп Редикка кыен булып китте.
Ишектә Людия күренде. Редикның әнисе белән бергә хастаханәдә санитарка булып эшләп хаклы ялга туктаган апа ул.
—Сауларсызмы? Апаем, әллә тагын егылганмы? Әй, Аллам, хәзер үзем җайлыйм. Бар, утырыгыз, чәй эчеп алыгыз. Духовкадагы табада коймак бар. Тәмләп эчегез...
—Мин эчмим,— диде Редик.
—Эчәсең, Редик, мин әле эштән кайтып чәй эчмәлмәдем. Чәй эчми сөйләшә алмабыз...
Эдуард, икмәк телде, суыткычтан алып колбаса, сыр кисеп куйды, кайнатмалар салды, духовкадагы коймакны алды. Чәй ясап утыртты да, хезмәттәшен чакырды. Ә үзе... суыткыч өсте тулы тезелешеп утырган даруларын барлады. Бер уч төрле төстәге төймәне махсус савытка бүлеп алып каршысына утыртты. Шунда гына Редик суыткыч ишегенә магнит белән беркетелгән тулы дарулар исемлегенә игътибар итте. Даруларның исеме, дозасы, кайчан ничек эчәргә икәнлеге язылган иде анда.
—Әйдә, Редик, суытма чәеңне. Эч.
Редик, ни дияргә дә белмәде.
—Шул тикле дару эчәсеңме, Эдуард?
—Мин бит шул дарулар белән яшим, Редик... — Берничәсен стаканга алдан әзерләгән суы белән ашаганда, берничәсен ашаганнан соң су белән йотып куйды.
—Минем туксанга җиткән картәти дә бу кадәр дару эчми...
—Мин эчәм инде, Редик. Күп операцияләр үткәрергә туры килде. Даруларны эчми булмый...
Кыен булды Редикка. Үзен Эдуард алдында мескен итеп тойды. Утыз яшенә дә җитмәгән килеш тормышлы, әти-әниләренең исән-сау булуы, дөбердәп торган өч улы, хатыны, машинасы, саулыгы булуы өстенә үзенең күп көннәрдә “салгалап” йөрүе, кеше арасын бутап йөргән Фәнзирнең сүзенә карап хезмәттәшен рәнҗетүе өчен оят иде аңа. Эдуардка күтәрелеп карарга курыкты, чәйне эчми булдыра алмады, башкача сораулар бирмәде.
Людия, кереп-чыгып йөреп авыр тынлыкны тараткандай итте. Ул апа Эдуардның әтисен акча түләп карарга сөйләшкән утырма икәнен Редик аңлаган иде.
—Шул чирләр аркасында армиягә дә бара алмадым инде мин, — диде Эдуард, чәй эчеп кузгалгач.
—Мин бит белмәдем...
—Белмисең инде, син каян барысын да белеп бетерә аласың...
—Ә ник өйләнмисең, Эдуард? Телисеңме, бер шәп кыз белән таныштырабыз?!— Редикның, Эдуард алдындагы гаебен юасы, егетнең хәлен җиңеләйтәсе, аңа нинди генә булса да яхшылык эшлисе килде. Эдуардның тормышындагы хәлләр бар нәфрәтен, бар ачуын секунд эчендә таратып юкка чыгарды.
—Рәхмәт, Редик, мондый тазалык белән өйләнә алмыйм.
Йортка чыктылар. Өй каршындагы бакчада, ботагында кып-кызыл булып алмалар пешеп утыра. Редикларныкылар җимеш бирми әле.
—Алмаларыгыз да өлгергән...
—Әйе. — Эдуард, кулына тоткан пакетка алмалар өзеп салды, Редикка сузды:
—Сабыйларыгыз сөенсен.
Редикның тамак төбендәге төере сүз әйтергә ирек бирмәде, күзләре ирексездән яшь пәрдәсе белән капланды.
—Прости, брат, мин бит белмәдеммм,.. – дип борынын тартты.
—Синең кебекләрне күп күрдем, Редик. Ачуланмыйм бер кешегә дә. Һәр кешенең үз язмышы, үз кичерешләре.
—Гафу... булдыра алсаң, мине гафу ит, брат. Башкача... мин башкача беркайчан да алай кыланмам. Сүз бирәм. — Редик, Эдуардның кулбашына йомшак кына сугып алды да, кайтырга атлады.
Эдуард әтисе янына ашыкты.
...Урамда рәхәт иде. Җылы, аяк асты коры. Ә Редикка кыен. Ник Фәнзирнең сүзенә карап кешене рәнҗетте ул? Ник без шул тикле дә хәшәрәтбез, ә, кешеләр? Җан ачуы белән кулындлагы алманы кысты, сытылып күбекләнеп суты акты.
Ник белер-белмәс башың белән кеше язмышына кысылырга? Аны кимсетергә? Армиядә булуың беләнмени, кеше була белмәгәч?! “Читтән күченеп кайтып йорт сатып алганнар, бик байлар икән, тегеләй икән, болай икән...” дип күпме коткы салды Фәнзир Редикка!? Ник ул кеше сүзенә карап котырды?! Ах, юньсез! Үзен бер генә көнгә Эдуард урынына куеп карады. Төнлә йокы да күрмәдең бит, диде Людия апа. Андый төннәре бер бүген генә түгелдер бит Эдуардның!? Эшкә килеп бер зарланганы, сиздергәне юк. Менә кемдә ул рухи көч! Редик, белмим, бер көнгә түзә алыр иде микән андый сынауларга? Әллә кайчан эчкегә салышып юкка чыккан булыр иде... Олы кеше түгел, төпчек малае елап төнлә борчыла башласа, хатынын калдырып башка бүлмәгә кереп ята. Уйлар чоңгылында, юлын дәвам итте... Бердәнбер малай үсте Редик. Йомырка эчендәге сары кебек. Укып та баш катырмады. Армиягә кадәр училищеда һөнәр алды. Тракторда эшли башлады. Акча таба белә. Атасы белән икесенә алган трактор белән кешегә бакча сөрә, печән чаба, печән җыя, ташый. Бабасының пенсия акчасы да бетеп аның кирәгенә кереп бара. Ә аңа һаман акча җитми! Ул һаман акча чутлый!
Капка алдында уртанчы улы, орчык буе Айназы, ыштанын күтәрә-күтәрә йөгереп килеп каршы алды.
—Әттә, мәми амма апкайтыңмеви?
Редик, сабыйга кулындагы алмасын сузды:
—Әйе, улым.
—Амма какай быган. Амма какай, — дип сөйләнде, бала, әтисе кулындагы кысып җимерелгән алманы күреп.
—Әй шул, улым...
Айназ, Редик кайда булса да, җәй көннәрендә капка алдыннан керми әтисен көтә. Ашамый да, эчми дә, уенга да алданмый. Берәр җиргә озак командировкага китсә, Редикның әтисе килә. Әтисен юксынып йөргән малай өчен әтисез көндә өйдә ямь югала. Бабасы янында гына юаныч таба.
—Мәми амманы сиа кем бивде, әттә?
—Бер тәти абый бирде, улым...
—Ув тәти абыйның мавайе бавмы, әттә?
—Юк, улым...
—Ә нигә юк, әттә? Ул тәти абый безгә кивәме, әттә?
—Белмим, улым, белмим...
—Авайса без үзебез ув тәти абыйга бавыйк, әттә? Юк, без аны үзебезгә кунакка апкивик, әттә!
Редик, сорау яудырган сабыена җавап таба алмады...
Хикәяне (язманы) автор белән килешми һәм каналга гиперсылтамасыз куллану (файдалану) катгый тыела./ Категорически запрещается использование рассказа (записи) без согласования с автором и без гиперссылки на канал.