Зәй районының Светлое Озеро авылында яшәүчеләр Әниләр көнендә Казан танк училищесы полигонында әзерлек узучы мобилизацияләнгән якташлары Денис Чурбановның җырлавын тыңлый алды. Светлое Озеро мәдәният йорты директоры Татьяна Егоровага җибәргән видеода Денис «Туган як» җырын башкара, дип яза «Зәй офыклары» газетасы. «Талантлы егет туган як турында бик матур җыры белән Светлое Озеро авылында яшәүче әниләрне котлады. Ул барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм озын гомер тели. Денис – һәр чарада диярлек алыштыргысыз ярдәмче. Ул – искиткеч алып баручы, җырчы, театраль куелышларда һәм спектакльләрдә даими катнашучы», – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова. Денис бәйрәм көнендә әниләрне җыр белән котлау идеясенең очраклы килеп чыкканын сөйләде. «Концерт вакытында мин алып баручы янына килдем һәм җыр башкарырга теләвемне әйттем, миңа микрофон бирделәр, ә иптәшем видео яздырды», – дип сөйләде Денис. Әлмәт политехника көллиятендә укыганда, Денис Чурбанов студентларның КВН лига
Зәйдән мобилизацияләнгән егет әниләрне Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын җырлап котлый
28 ноября 202228 ноя 2022
1 мин