Fresh Auto автомобильләр маркетплейсы генераль директоры Денис Мигаль хәзерге вакытта машина сатуның нюанслары турында «Российская газета»га сөйләгән. «Быел октябрьдә тотылган машина бәясе 3 процентка – якынча 35 мең сумга кимеде. Хәзер тотылган машинаны 1,22 млн сумга алып була. Бу – икенчел базарда бәяләр кимүнең беренче очрагы. Соңгы 4 айда тотылган машина бәяләре артты. Былтыр ноябрьдә тотылган машинаның уртача бәясе 922 мең сум булса, гыйнварда 688 сум булуын исәпкә алып, машинаны табыш белән сатып була, дигән сүз. Икенче яктан, бу сумма яңа машина алу өчен җитмәскә мөмкин. Аның уртача бәясе быел 10 айда 2 млн 270 мең сум булды. Әгәр булган машинаны дөрес итеп файдалансаң, вакытында хезмәт күрсәтсәң, ул принципта яхшы халәттә булса, сатуны кичектереп торырга була. Яңа машиналар һәм икенчел базарда ликвидлы модельләр дефициты шартларында, ихтыяҗ арткан вакытта, тотылган машиналарның бәясе югары булып калачак. Ләкин декабрьдә традицион ташламалар һәм махсус тәкъдимнәр көтелергә дә м