Айгөл Бариева Ришат Төхвәтуллинның уңыш һәм популярлык серенең нәрсәдә булуын аңлаган. Сәхнәдәшенең Казан концертын карап кайтканнан соң, ул уй-фикерләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Һәр елны! Традицияне бозмыйча! Ришат Төхвәтуллинның популярлык сере нидә, дип сорасагыз, минем җавап шул булыр: тәрбияле, зәвыклы, шул ук вакытта гади һәм халыкчан да. Бик тырыш. Һәрвакыт үсештә. Рәхмәт, Ришат, шундый булганың өчен! Сиңа бары тик сәламәтлек, уңышлар, бәхет теләп калабыз! Концерт искиткеч булды! Һәрбер җыр – хит! Минем инде кабат барасы килә», – дип үсендергән ул Ришатны.