Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрләрдә еш кына мәрхүм әнисен искә алып, истәлекләре белән уртаклаша. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Әниләр көне уңаеннан да, ул газиз кешесен искә алган һәм барлык әниләргә котлау сүзләрен ирештергән, балаларга исә үгет-нәсыйхәтен җиткергән. «Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез – Әниләр көне белән котлыйсым килә. Ходай сезне ярдәменнән ташламасын, берүк озын гомерле булыгыз, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, мәхәббәтен тоеп яшәгез, балаларыгыз сезне сөендереп кенә торсын. Ә балаларга әйтер сүзем шул: әниләрегезне яратыгыз, исән чакларында кадерләрен белегез, бәяләгез. Бу тормыштан алар китеп баргач, без – балаларга бик кыен! Мин һәрвакыт әлеге бәйрәм белән әнине котлый идем. Ә хәзер бу көнне мин мәчеткә барып, әни рухына дога гына сорый алам, элеккечә бүләкләр бирә алмыйм иде», – дигән Винарис. Җырчының сүзләренә дә без дә кушылабыз. Барлык әниләрне дә бәйрәм белән. Фото: Винарис Ильегетнең шәхси аккаунтыннан
Винарис Ильегет әниләр көне уңаеннан: «Хәзер бу көнне мин мәчеткә барам...»
27 ноября 202227 ноя 2022
~1 мин