Бу концерт Лилия Муллагалиеваныкы гына түгел, афишада Рифат Хөснияров дигән җырчының да исеме һәм сурәте бар. Шулай да зал тутырып килгән тамашачы – Лилиянеке. Шуңа күрә, концерт барыбер Лилия Муллагалиеваныкы дип хис ителде.
«Сез бездән әллә нинди шоулар көтмәгез. Без монда матур җырлар җырларга җыелдык», – диде Лилия, сәхнәгә чыгу белән. Аудиториянең күбесе – урта һәм олы яшьтәге апалар. Алар шул матур җырларны тыңларга килгәннәр дә инде. Лилия Муллагалиеваның тамашачысы да, җырлары да шундый. Аның бөтен җырлары да диярлек мәңгелек кыйммәтләр – гомер, бәхет, гаилә турында. «Бәхет өчен әллә күп кирәк», «Елмаегыз», «Гомер китабы», «Мин бәхетсез, димә», «Кеше килә җиргә, кеше китә» һәм башкалар. Бераз фәлсәфи тематика, димме соң инде. Шуңа күрә шоу-формат Лилия Муллагалиевага туры да килмәс иде.
Тере музыка һәм тере тавыш – идеаль комбо
Бу концертны «Илһам» инструменталь ансамбленең презентациясе дип тә әйтеп була. Электрон музыкага, минус, фонограммага ияләшеп беткән заманда тере музыка колакларга гына түгел, күңелгә рәхәтлек бирә икән. Концерт та бөтенләй башка яңгыраш ала. Баян, гитара, барабан, саксафонның һәр нотасында профессиональлек сизәсең.
Эстраданың төп коралы – яздырылган музыка. Тик хәзер топ-артистлар профессиональ музыкантлар командасы туплап куя концертларын. Бер 10-20 еллар элек яздырылган музыка алга китеш саналса, хәзер кешегә ихласлык һәм терелек җитми. «Терелек» сүзе әллә ничек яңгыраса да, халыкның фонограмма тыңлыйсы килми. Ул җәлеп итми инде, «круто» булып та саналмый. Хет нишләтегез – тере тавыш һәм тере музыка үзенекен итә, абруйны да күтәрә.
Эстрадага музыкантлар килеп урнашуы киләчәккә өмет бирә. Чөнки музыкант – ул укыган кеше. Ансамбльдә нота белмәгән һәвәскәрләр уйный алмый. Белемле музыкант – ул профессионал. Сәхнәгә профессионаллар менүе – яхшы күрсәткеч. Соңгы елларда эстрадада кемнәр генә болганмый, җырлый беләме ул, белмиме, уйный беләме, юкмы – мөһим түгел кебек барып чыга. Мөһим, әлбәттә. Һәр кеше үз эшен белеп эшләргә тиеш бит.
Яздырылган көйгә җырлавы да җиңелрәк бит ул. Ә ритмны тотып, ноталар буенча дөрес итеп уйнаучы ансамбльгә ияреп җырлавы профессиональлек таләп итә. Җанлы музыка һәм тере тавыш – идеаль комбо. Менә шул факторлар туры килсә, сәхнәне күзәтүе рухи рәхәтлек бирә дә инде.
Әллә ничә ел хыялланган хыялы да шул инструменталь ансамбль булган икән Лилия Муллагалиеваның. Ул шул факторларны да бергә туры китерә алган. Әлбәттә, кытыршылык сизелгән җирләре булды инде. Ул да – яздырылган музыкага җырлап өйрәнгән җырчы бит. Ансамбльгә иярә алмыйча бер-ике тапкыр буталып та алды. «Елмаегыз» җырының сүзләрен онытып, ансамбльне туктатып, яңадан да башлаттырды.
«Бу «Елмаегыз»ны мең тапкыр җырладым бит инде, ачуым бер килмәгәе. Ничек шулай буталып була ул, дип уйлый-уйлый җырладым. Безнең бүген генераль репетиция бит инде. Конкурсларда да шулай бит. Җырны 100 процент белгән кебек. Кемнеңдер күзе тияме шунда, энергиясеме. Сәхнә бит ул шундый. Көчле энергияле булсаң гына сәхнәне җиңеп була», – диде аннары.
Залда Лилиянең укытучысы – данлыклы Винера Ахатовна да утыра иде. «Иң кайгырганым – дүртенче рәттә укытучым Винера Ахатовна утыра. «Лилия, тагын бер-ике репетиция ясыйсың калган», – дигәндер инде, әйеме?» – дип, Винера Ганиевага карады. Винера Ахатовна урыныннан торып, Лилиягә чәчәк бәйләме бүләк итте.
Лилия хәтере бетүен дә әйтеп алды әле. Коронавирус нәтиҗәсе. Ул чир бөтен кешенең зиһенен алып бетерде шул. «Коронавирустан соң ике әйберем аксады. Берсе – зиһен, хәтер. Икенчесе – күз күрми. Җырның сүзен ятларга хәтер кирәк, ул юк. Өйдә язып, монда тутырган булдым инде, күз дә күрми бит. Нәрсәгә яздым инде мин аны? Шунда абайлап кына йөрим инде. Күбрәк коронавируска хәтле җырланган җырлар җырлана», – диде көлеп.
Лилия Муллагалиева – гаилә җырчысы
Залда Лилиянең әнисе, туганнары да утыра иде. «Актанышның Зөбәер авылыннан килеп җитте бит ул. Әткәйне дә кыстап караган идем, «йөрмим инде, кызым» диде. Аңа 85 яшь бит инде. Әнкәйгә 75 кенә әле, барыбер яшьрәк», – дип, әнисен бастырып, алкышларга күмдерде Лилия.
Актанышлар үзләренең «йолдызларын» күтәрергә ярата инде. Сәхнәгә Актаныш якташлар берлеге рәисе Вәсим Вахитов менде. «Пирамидага халык җыюы – җиңел эш түгел. Ә монда – шыгрым тулы зал. Актаныш – ул җырчылар ягы. Лилия, без синең белән горурланабыз», – диде Вәсим Вахитов.
Әйткәнемчә, Муллагалиеваның иҗатында әти-әни, гаилә темасы төп урында, дип тә буладыр. Ул – гаилә җырчысы. Лилия Муллагалиеваның гаиләсен дә күпләр белә. Ире Илсур абый сәхнә кешесе булмаса да, аны да таныйлар. Илсур абый сәхнә артында гына йөрде. Аларга карап, идеаль гаилә планын төзеп була. Матур, ягымлы хатын, төпле ир һәм дүрт бала.
Дүрт бала әнисе булуын ул сәхнәдән дә әйтте. «Дүрт балам дүрт ел фасылында туды», – диде Лилия һәм 16 ел буена язылган «Әниләр бәхете» җырын башкарды. «Уң ягымда – кыз балам, сул ягымда – ул балам», – дигән матур җыр ул. Экранда балаларының фотолары чыгып барды.
Шуңа өстәп, Лилия Муллагалиева олы улы Данилның армиягә китүен дә әйткән иде. Аның турында сәхнәдән сүз булмады. Шулай да тәүге баласы – олы малаен хезмәткә озаткан ананың җырыннан ук халәтен аңлап була торган.
«Күлмәгең ычкына күрмәсен»
Лилия халыкны бер рәхәтләндереп көлдереп тә алды. Икенче чыгышында ике төрле туфли киеп чыккан җырчы.
«Менә иелеп карадым да, ике төрле туфли киеп чыкканмын бит. Бер сыңар туфлине алып чыгып бирегез инде. Бу хәтле галәмәт куйган юк иде әле. Әстәгъфирулла. Яшел туфли күргәч, башым эшләми башлады. Ярар, безгә бара ул, без бит «куыклар». Актаныш районында Зөбәер авылының шундый «кличка»сы бар. Алар сыңар туфли, сыңар галош белән гомер иткәннәр. Махсус түгел, малай, шулай туры килде. Әле бит «Татар-информ» туры эфирга төшерә... Бөтен дөнья белде», – дип көлдерде.
Аннары алкасы төшеп китте. «Алка да төшеп китте. Арты колакта калган, алды килеп төште», – диюе булды, залда утыручы бер апа: «Күлмәгең ычкынмасын!» – дип кычкырып әйтеп куйды. Шыгрым тулы залга шул җитә калды.
Шунда сәхнәгә бер кәрзин күчтәнәчләр күтәреп, бер апа менде дә микрофонны кулына алды. Кәрзинендә – фермердан ат деликатеслары. Апа әле фермерның исемен әйтеп, бастырып кул да чаптырырга ниятләгән иде бугай. Сәхнәдән генә абзыйга реклама ясап алды. Лилия дә аптырап тормады – колбасаларны, казылыкларны кулына алып, болгап күрсәтте.
Татар концертлары аш-су өстәлен хәтерләтеп куя шул кайчак. Ризык та ташыйлар, болгап та күрсәтәләр, микрофонны алып, сүз әйтергә дә кыенсынып торыш юк. «Концерт беткәч, казылык ашарга керерсез, бөтенегезгә дә җитә», – диде Лилия.
Төрек актерына охшаган Рифат Хөснияров
Афишадагы төрек актерына охшаган кара чәчле, кап-кара сакаллы егет – Рифат Хөснияров. Яшьлек дәрте белән сәхнәгә дә йөгереп-чабып чыкты егет.
Үзбәкстанда туган, Азнакайда үскән татар егете икән Рифат. Бу егетнең энергетикасы ук көчле. Янымда утырган кыз: «Ул миннән дә сыгылмалырак», – дип көрсенеп куйды.
Менә кайсыбер артистларга бию бөтенләй килешми. Кайсыларына тик тору килешми. Сикерә-сикерә бию модада хәзер. Ә бу егет шундый сыгылмалы хәрәкәтләр ясый. Бачата, латинадагы кебек кулларын, аякларын, ботларын болгап җибәрә, малайкаем. Алдымда гына утырган бер төркем урта яшьтәге апалар да дәртләнеп, утырган җирләреннән генә бии башладылар.
Рифат Хөснияров сөйләгәндә дә сәхнә буйлап йөреп тора. Каушап киттеме шунда: «Бу кич – безнең бик могҗизалы кич», – дигән җөмләне өч тапкыр кабатлады. Аннары арсеналында иң күп куллана торган сүзе дә бар – «дуслар». Тамашачы белән аралашуы шул «дуслар» сүзеннән генә торды да бугай.
Лилия Муллагалиеваның: «Сәхнә шундый җир ул. Энергетикасы көчле булган кеше генә сәхнәне җиңә ала», – дигәне юш килде. Сәхнә энергетикасы белән Рифатның күзеннән үк ташып торучы үз энергетикасы бергә кушылды. «Җыйдым җиләк»не дә халык белән «флиртовать» итә-итә җырлады. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә Фәрештә Әлмәндәр бабай турында: «Ул мине кытыклый!» – дип әйтә бит әле, Рифат Хөснияров та залда утыручы хатын-кызларны хәрәкәтләре белән «кытыклады».
Лилия Муллагалиева белән танышу тарихын да сөйләде әле. 7 яшендә касеталар тыңларга яраткан Рифат. Танылган русча җырларны татарчага тәрҗемә итеп җырлау популяр булган 1998 елларны искә алды. «Ветер с моря дул» дигән җырны «Диңгездән җил исә» дип җырлаган Лилия Муллагалиева касетасын алдырып, шул җырны тыңлап та, җырлап та йөри башлый. Әнисе, малаеның җырлавын ишетеп алып, «Диңгездән җил исә»не «Көзге бал»да җырлата. Менә шулай Рифат Хөснияров зур сәхнәгә дә менеп җиткән икән. Лилия Муллагалиева белән концерт куюлары да тик торганнан гына түгел булып чыга.
Рифат Хөснияров белән Лилия Муллагалиеваның дуэтлары да бар. Инструменталь ансамбльгә кушылып, «Эзләдем, бәгърем»не дә җырладылар.
Инструменталь ансамбль зәвык тәрбияли
Лилия Муллагалиева концертның башында ук экранда Әлфия Авзалова, Илһам Шакировлар кебек җанлы музыка белән концерт кую теләген әйткән иде. Киткән шәхесләрне ул концерт дәвамында берничә тапкыр искә алды.
«Кеше килә җиргә, кеше китә» җырына төшергән клипта Әлмәндәр бабайдан алып, Вәсилә Фәттаховага хәтле татарның инде китеп барган мәшһүр кешеләре җыелган иде. Хәния Фәрхине искә алып, ике җырын – «Ялгышасыз» белән «Балаларга фатыйхасы»н җырлап үтте.
Шактый гына озак барды бу җылы концерт. Шоу да түгел, әллә нинди матавыклар да күрсәтми генә, тамашачы белән чәй эчкән кебек кенә җырлашып, сөйләшеп, көлешеп үтеп китте.
Һәм, шушы концерттан соң, һәркемгә инструменталь ансамбль булган концертны бер генә тапкыр булса да карарга киңәш итәм. Җанлы музыкадан соң «тыц-тыц» килеп торган аранжировкаларга яздырылган җырларны тыңлыйсы килми башлый. Тамашачының зәвыгын шулай тәрбияләргә кирәктер дә инде ул.