Җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына акыллы фикерләре, иманлы киңәшләре белән уртаклаша. Гади генә көндәлек вакыйгалардан да тирән мәгънә табып, виртуаль дусларына оста итеп җиткерә белә ул. Бу юлы Венера яшүсмер улы Дәүләт белән булган хәл турында бәян иткән, шуннан нәтиҗәләр дә ясаган. Килешерсезме икән?.. «Кемдер игътибар да итмәс иде, ә миңа тәэсир итте улымның сүзләре... Сүзләр генә түгел, бу – чын-чынлап матур формалашып килүче яшүсмер малайның тормышка карашы, булачак шәхеснең яшәү позициясе иде. Бүген Дәүләткә Кытайдан озак кына көткән «посылка»сы килде. Хыялланып, бөтен өйне яңгыратып сөенде инде ул аңа. Мин укырга китеп барганда да шул «бутсы»ны (футбол өчен аяк киеме) киеп, туп тотып, көзге каршында бөтереп калды. Янында аяк киеме төрелгән пакет, каптан чыккан кәгазьләр ята иде. «Улым, боларны җыеп ташла, яме», – дип чыгып киттем. Көне буе өйдә булмадым. Мин кайтып кергәндә, кәгазь-пакетлары һаман да шунда ята иде. «Улым, бит сиңа боларн
Венера Шәмиева үсмер улы турында: «Яшьләр башка-а-а хәзер...»
26 ноября 202226 ноя 2022
50
1 мин