2022 елның 2 августында Оренбург өлкәсендә яшь кызны үтерделәр. Ул табиб булып эшли иде. Тикшерү комитеты шул хактагы җинаять эшен карап бетергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Оренбургта яшәүче 28 яшьлек Денис Тучин 26 яшьлек Елена Федоровага Волгоград урамындагы күп катлы йорт подъездында һөҗүм итә. Терапевт кыз бирегә пациент янына килгән булган. Тучин аңа кимендә 49 тапкыр пычак кадый. Бу турыда Тикшерү комитетының рәсми хәбәрендә әйтелә. Вәхшиләрчә үтерү турында җинаять эше ачыла. Тикшерү барышын Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үз контроленә ала. Хәзер эшне тикшереп бетереп, гаепләү карарын раслауга биргәннәр. Тоткарлаган чакта, Тучин гаебен кире кага, ул сәламәт булмавын, гамәлләренә бәя бирмәвен әйтә. Ләкин белгечләр ачыклаганча, җинаять кылган чакта, Тучин «аңында булуы мөмкин булган» халәттә була. Тучин Федорова белән социаль челтәрләрдә таныша. Башта ул кыз арт
«49 тапкыр пычак кадаган». Интернетта танышкан егет яшь табибәне вәхшиләрчә үтергән
25 ноября 202225 ноя 2022
1
1 мин