Найти тему
Интертат

Ландыш Хөсәенованың өченче баласы туган

ТНВ каналының алып баручысы, журналист, продюсер, «Манзара» тапшыруының редакторы Ландыш Хөсәеновалар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – ике кызларыннан соң, көтеп алган уллары туган.

Бу турыда Ландыш үзе социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. «Төкле аягың белән, улым! Әтиең белән ике апаң безнең кайтуыбызны шатланып көтә, улым!» – дип сөенече белән уртаклашкан журналист һәм нәни улының нәни тәпиләренең фотосын урнаштырган.

Бәләкәчкә һәм аның әти-әнисенә бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән. «Интертат» редакциясе дә әлеге изге теләкләргә кушыла. Нәсел давамчыгыз тууы белән ихластан котлыйбыз, Ландыш!

Фотолар: Ландыш Хөсәенованың шәхси аккаунтыннан