Найти тему
Интертат

Илназ Минвәлиев үзен Илназ Минвәлиев иткән кешенең исемен әйтте

Җырчы Илназ Минвәлиев бергә яши башлауларына 23 ел тулган көнне тормыш иптәше Динарага карата җылы сүзләр язып калдырган. Иң беренче ул икесенең дә яшь чактагы фотоларын урнаштырган. Әбиләренең өендә төшүләрен дә искә алган.

«23-24 ел элек бер-беребезгә гашыйк булган вакытлар. Ничек тотып алып, җылылыгын бирде – шуннан бирле кулга-кул тотынышып яшибез, Аллаһка шөкер», – дигән ул.

Алга таба җырчы сторисларында гаилә фотолары белән бүлешә.

«23 ел элек без синең белән тормыш башлап җибәргән идек. 19 яшеңдә миңа беренче улыбыз Алмазны бүләк иттең. Сиңа сөйләсәң дә, язсаң да сүз җитмәс. Туй көнебез белән сине, Динарам. «Һәр бөек ир артында акыллы хатын тора», – дигән бит руслар. Бу – дөрес сүзләр. Син булганга мин Илназ Минвәлиев булдым.

Рәхмәт сиңа баһадирдай малайлар бүләк итеп, «әтиегез» дип үстереп, дөрес тәрбия биргәнең өчен.

Кайчандыр үзебез дә балалар идек, ә бүген улларым Алмаз, Салават, Ильяс үзем хәтле. Исән-сау гына булырга язсын», – дип яза Илназ.