Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин Казанга грипп килүе турында кисәтә, үзенә мөрәҗәгать итүләр буенча авыруның төп билгеләре турында яза. «Казанга грипп килде! Каникуллар грипп белән авыру очраклары артуга ирек бирмәгән иде. Уку башлану белән балалар өйгә вирус ташый башладылар. Мин хәзер Казанда түгел, ләкин пациентлар белән онлайн аралашу аша да картина күзаллана. Грипп ОРВИ түгел: – Бишенче көн температура, антибиотик ярдәм итми (антибиотик эчәргә кирәкми дә иде); – Кисәк температурабыз күтәрелде, борыннан акмый, ютәл дә юк. Шуннан соң тавыш бетте («коры катар», ларингит) – Гаилә белән чирлибез: өшибез, буыннар, мускуллар, баш авырта (грипп триадасы); – Яктыга карый алмыйм, борыннан кан китте, тәндә кызыл тимгелләр (бу – авыруның катлаулырак очрагы); – Бер тапкыр костык, эч китте (аеруча кеченә балалар арасында еш очрый); – Кан анализы начар: тромбоцитлар, лейкоцитлар түбән; – Гриппка тест ясадык – уңай нәтиҗә күрсәтте. Гриппны фәнни тикшерү институты аеруча да дуңгыз гриппы белән авыру